Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ярминкәләр, базарлар. Бәки базары

Дөньяда ярминкәләр бик күптәннән уздырыла икән. . Мәсәлән, Арчада ул (ярминкә) XIII гасырдан билгеле. Россиядә Мәкәрҗә ярминкәсе 1524 елдан уздырыла. Ярминкә сүзе русчадан ЯРМАРКА дигән сүздән алынган. Рус сүзе дә немец теленнән икән. JAHR- ел, MARK - сату итү. Тарих китаплары ярминкәләрне дин бәйрәмнәренә бәйләнеп үткәрелгәнен фаразлыйлар. Милли Архивның 81...

Дөньяда ярминкәләр бик күптәннән уздырыла икән. . Мәсәлән, Арчада ул (ярминкә) XIII гасырдан билгеле. Россиядә Мәкәрҗә ярминкәсе 1524 елдан уздырыла. Ярминкә сүзе русчадан ЯРМАРКА дигән сүздән алынган. Рус сүзе дә немец теленнән икән. JAHR- ел, MARK - сату итү. Тарих китаплары ярминкәләрне дин бәйрәмнәренә бәйләнеп үткәрелгәнен фаразлыйлар.

Милли Архивның 81 фондындагы документлар буенча, 1865 елда Рәсәйдә 6000 ярминкә барлыгы билгеле, ә 1911 елда аларның саны 16000 җитә.. 1914 елда ярминкәләр сирәгәя. НЭП заманында яңадан ярминкәләр гөрли башлый. 1930 елларның ахырында алар юкка чыгалар. Ярминкәләр разрядларга да бүленгән. Бер айлык ярминкә- икенче, ике атналык- дүртенче, бер атналык (Сөйки) - бишенче, ярты атналык (Бәки, Христофоровка) -алтынчы разрядка керә. Шулай итеп, безнең җирлектәге ярминкәләр беренче - дүртенче разрядлар санына керә алмыйлар.

Бүгенге Кама Тамагы җирлегендәге ярминкәләр 1861 елның реформаларыннан соң калкып чыга. Кирельскоедагы - 1863 елдан, ә Бәкидәге ярминкә 1866 нчы елдан бирле билгеле. Бәкидәге ярминкә бик җиңел генә Чабыр тавындагы җыен урынында урнаша. Ул авылдан бер чакырым ирәгрәк . Халык инде дүрт гасыр буена ияләшкән бу җиргә. Әкрен генә җыеннар ярминкә формасын алар, диеп уйларга урын бар. 1876-77 елларда безнең райондагы ярминкәләр турында Милли Архивта шундый мәгълүматлар бар: Сөйкидәгесе - 7 көнлек Троицадан соң, 5 ноябрьдан 14 ноябрьга кадәр, Бәкидәгесе - 3 көнлек - июньнең 18ннән алып 21нә кадәр, Ындырчыдагысы - 3 көнлек -26 - 29 июньдә Кирельскоедагысы берәр көнлек (9 май, 1 октябрь) Христофоровкадагысы - 3 көнлек -6-10 июнь.

1898 елда Бәки ярминкәсе турында болай язалар: "Бәкидә даими ярминкә 1865 нчы елдан бирле үтә. Мануфактура, галантерея, бакалея товарлары 9000 сумлык булса, күләме 2620 потка (1 пот - 16 кг) җитә. 3600 сумлык товар сатыла."

Милли Архивта Казан губернасының 1862 елга караган Хәтер китабы саклана.

Анда губернада 28 ярминкә барлыгы турында язылган. Әмма ләкин статистлар ярминкәгә караганда базарлар кирәгрәк дигән фикерне раслый,чөнки базарларда җирле товар белән алыш-биреш җитезрәк бара. Базарлар атна саен төрле көннәрдә үтә: Богородскийда (Кама Тамагы) шимбә көн, Шомгатыда - сишәмбе, Антоновкада - җомга, Кирельское (Тоба) - пәнҗешәмбе, Бәкидә - чәршәмбе. Бу ярыйсы гына базарлар. Кечкенә базарлар да бар, алар сирәк була. Россияда базарлар 100 елга якын яшиләр. Алдарак язган идек инде - алар 1861 елның реформаларыннан соң гөрли башлый. 1945нче елдан базарлар әһәмиятләрен югалта башлый.1957 елда Кама Тамагы районының алып - сату планы 28 мең сум булса, аның үтәлеше-26,4 мең сум гына була икән. 1957-58 елларда базарлар ябыла.. "Закрыть по непригодности, затоплению и прочим причинам местные торги" дигән карарлар күренә.(фонд Р-1488, опись 8, дело 1003, л.24,25., 110, 133) Менә шундый белешмәләргә тап була Милли Архив фондлары белән танышучылар.

Вәт бар иде Виктор харчевнясы!

Милли Архивның 81 фондында (81-2-44), 1872 елда Тәтеш өязендәге эчемлек сату кибетләре исемлегендә Бәкидәге кибет тә бар. Ул җирле крәстиәннәр оешмасы карамагында икән. 1872 елда эчемлек белән сату рус авылларында күбрәк . Алар арасында Бәки дә бар, чөнки сыра белән сату итү руслар кулында. Хәер, Казиледә, Яңа Салада да сыра сату бар. Бәкидәге харчевня 300 сум доход бирә икән. Губерниядән бу мәгълүматләргә ышанмау турында хат килә.Хатта кауга чыгармыйча,әкрен генә белешү турында сорыйлар. Волостной старшина Габидуллин болай дип җавап бирә: " Волоста бер генә сыра сату кибете бар. Аның хуҗасы - Бәки крәстиән җәмгыяте. Имеш-мимешләр буенча гына керем күләме зур. Чынында исә бернинди артык керем юк" Бәкигә кайдан килә соң сыра? Бәкидә сыра куючы юк. Кем аны кайдан кайтара икән соң? Татарстанның Милли Архивында бик зур 318 номерлы фонд бар. Анда 1548 документ саклана. Менә шул фондтан бик кызыклы фактларны күреп була. 48 ел буена коммерция Советнигы Н.В. Александров һәм аның варислары Казан губернасында сыра патшасы булып торалар. Кая гына барма - бөтен җирдә аларның сырасын пароходларда, пристаннарда, өязнең иң ерак авылларында - харчевняларда саталар. Бәкидә дә бар андый харчевня. Аның хуҗасы - Бубнов санала, әмма сатучысы дип 1930 еллардагы картлар сөйләүләре буенча - Виктор Козьмич Крылов. (Бу 1913-16 елларда) Виктор Крыловның бертуганы Ядриндә волос писаре Крылов Никанор Кузьмич сыра белән сату итә. Ә Виктор Кузьмич кенәгәләрдә Ядрин крәстиәне дип күрсәтелә. Күрәсең, ул Ядриннан Бәкигә килеп сыра сату оештыра.

-Әй күңелле иде Виктор харчевнясы! Ул граммофон уйнап тора, ул халык кайный базар көннәрендә, сыра күбекләнеп кружкалардан ташып тора! (Бу сүзләрне Әмир абый Идиятуллин бала чагында Бәки картларыннан ишеткән булган.) Күбәя сыраханәләр тирә- якта. Ләкин 1910 елда татар авылларының җәмгыятьләре соравы буенча сыраханәләрнең исәбе азая. Бу хәбәр сыраханәчеләр өчен күңелле түгел. Гаризалар китә губернага!

Менә минем алдымда шундый гаризалардан берсе (фонд 318, 2 язма): Анда Бәки авылының сыраханәләр өчен уңайлы урын булуы турында языла. "Тәтеш өязенең Олы Кариле өязе Бәки авылы Тәтештән 40 чакырымда. Юлы да яхшы,грунтовой. Бәки авылы аркылы Тәтештән Казанга кышкы юл үтә.Атна саен базары бар, елга ике тапкыр өчәр көнлек ярминкәләре бар. Ярминкә мәйданы авылдан 1 чакырымда урнашкан. Күпләп сату өчен склады да бар.Ике сыраханә 1910 елның 1 гыйнварында ябылды. Өяздә 12 сыраханә бар, ләкин аларның санын 54 кә кадәр арттыру кирәк." Сыраханәләрнең җиһазландыру эше - хуҗасына карый инде. Сыраны "Александров һәм аның варислары "компаниясе китерә. Шәһәрдәге сыраханәләр байрак җиһазланган. Анда бильярд, граммофон, пластинкалар, вывескалар, кечкенә тәрилкәләр, клеенкалар, фонарь, ванна (бу савыт - саба юу өчендер). Бәкидә граммофон булса да бильярд булды микән? Бәки базары ду килә.... 1858 елда халыкның санын алу (ревизия) соңгы мәртәбә була. ХХ гасыр ишек кага. 1897 елда Рәсәйдә яңача халык исәбен алу күздә тотыла. Комиссияләр төзелә. Татар халкы шомга кала. 1850 еллардан башлап XVIII - XIX гасырларда налог түләмәү өчен чукынган татарлар мөселманча яшәргә теләк белдерәләр. Аларның гаризаларын ишетми хөкүмәт. Халык исәбен алу планнары татарлар өчен бик куркыныч: тагын яңадан чукындырачаклар дигән хәбәрләр таралып тора. Бәки базары ду килә! 1897 елның 3 нче гыйнвар көне Казан губернаторы өстәленә менә нинди кәгазь килеп төшә : "Бәки базарында Олы Яңасала, Иске Барыш, Олы Кариле волосларында ниндидер хәбәр тарала. Имеш, исәпне алганнан соң, балаларны русча укытачаклар, аның өчен школалар ачачаклар.1 гыйнвар көне Яңа Сала волостена килгән хисап алучыларны авылдан куып җибәргәннәр, әле яңадан килсәләр, кыйнау белән дә янаганнар. 3 гыйнвар көнендә земство башлыгы үзе Бәрлегуҗага барып, үз күзе белән старостаны кыйнаганнарын күргән." Бәки базары сату - алу урыны гына түгел, яңа хәбәрләр тарату урыны да булып чыга.

Базар алдаусыз булмый шул...

1910 елның 7 апрелендә (яңача 20 апрель) балык сатучы Бубнов Гавриил Григорий улы төпләре кырылган герләр, тамгаланмаган үлчәү кулланган. Моны авыл старостасы Зәйдулла Хәйбуллин һәм руслардан крәстиән Яков Никаноров, понятойлар Шәфигулла Вәлиуллин, Гатаулла Вәлиуллин белән бергә җинаятьне ачалар. Икенче җинаятьче : Бәки авылында яшәүче Акулина Михайлова . Ул рөхсәтсез аракы саткан икән. (Аракы сату - хөкүмәт кулында гына) Ә хатын аракы сатмавы турында ант итә. Ләкин аңа ышанмыйлар. Суд карары - өч сумлык штраф, яки бер көнлек арест. Авыл кечкенә булса да... Бәки авылы зур түгел түгелен дә, мәчете дә кечкенә, әмма ләкин кибетләргә бай. Бәкидә 3 кибет бар. Берсендә сыра, мануфактура, галантерея саталар. Аның хуҗасы Бубнов санала, (приказчик була Крылов Виктор). Зур гына кирпеч кибетне Яңасала бае Заһир Минлебаев ачкан. Ул кибетне 1919 елда волос боерыгы буенча клубка әверелдерәләр. 1916 ел бара. Сугыш кырына китүчеләр күп. Бәкидә базарлар исән. Арышның поты - 180 тиен, солы - 150 тиен, бодай - 180 тиен, бәрәңгенең үлчәүе - 70 тиен. Ике тимерче руслар ягында (татарларга тимерчелек эшен рөхсәт итмиләр икән), авылның татарлар ягында ярминкә, базар мәйданнары, ике сату лавкалары, ашлык амбарлары бар. Базарлар революциядән соң да ябылмый, алар исән, чөнки халыкка хезмәт итә.

Базардагы яман эшләр

1919 елның 10 декабрьдә иртәнге сәгать унда Бәки базарына 15 кешелек кораллы җәза отряды килеп керә. Отряд башлыгы Михайлов кемнеңдер иске киез итеген тартып алып киткән икән. Базарда 3000ләп кеше дулкынлана, кычкырыш, гауга китә. Җигүле атлар Келәнче ягына юнәләләр. Берникадәр вакыт узгач, аларга төбәп пулеметтан ут ачалар. Олы Бортасның Ярулла Насыйбуллин атының арт ягын җәрәхәтлиләр. 13 яшьлек Ярулланың улына да зыян килә - хәер, пуля өске киемнең җиңенә генә тия. Волисполкомнан килгән кешеләр тикшерә башлыйлар бу хәлне. Пулеметчы Лекарев сөйләгән буенча, ул Бәкидә пулеметны корган, көпшәсен капчыкка төргән. Юл тигез булмау сәбәпле сикәлтәдә пулемет атып җибәргән. Ат җигүчеләр аңа каршы юл тигезлеген раслыйлар, ат беренче атуда түгел, 5-6 атудан соң җәрәхәтләнә диеп баралар. Ә продотрядның башлыгы үз сүзләрен дөресләп волисполкомчыларга нәрсә язарга икәнен өйрәтеп торганын да, олаучыга пуля тигәнен дә язмаска кушканын да әйтәләр.. Ләкин тикшерү нәтиҗәсенә бу факт та керә. Советлар власте базарларны күзәтеп тора. Бәкидәге волос милициясендә караклар, урлаган әйберләрне яшерүчеләр исемлеге бар. Алар арасында Хәбүч, Сөнгать исемнәре очрый.

Менә шундый фактларны Милли Архив киштәләрендә саклана торган документларда табып була!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев