Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ярдәм кулы сүз

Узган атнада муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илдан Шәйморзин җитәкчелегендә социаль яклау бүлеге, мәгариф идарәсе, УФМС, "Идел таңнары" газетасы редакциясе вәкилләре Украинадан күчеп кайтучылар янында булды. Бәрлегуҗада Ирина Өлфәтовага Луганск шәһәреннән туган апасы ике оныгы белән кайткан. Машага -10, Кирилга - 7 яшь. Людмила Николаевнаның Украинада...

Узган атнада муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илдан Шәйморзин җитәкчелегендә социаль яклау бүлеге, мәгариф идарәсе, УФМС, "Идел таңнары" газетасы редакциясе вәкилләре Украинадан күчеп кайтучылар янында булды.

Бәрлегуҗада Ирина Өлфәтовага Луганск шәһәреннән туган апасы ике оныгы белән кайткан. Машага -10, Кирилга - 7 яшь. Людмила Николаевнаның Украинада ире, ике кызы һәм кияүләре калган. Бер кызы тыныч территориядә яши, шуңа күрә күчеп кайтырга теләмиләр. Икенче кызы, кияве һәм ире Александр август аенда кайтырга җыеналар. - Ирем машина йөртүче булып эшли, август аенда пенсиягә чыгарга тиеш. Россиядә безгә пенсия түләрләрме, яки аңа эшләргә туры килерме, белмибез,- дип борчыла Людмила Николаевна. -Оныгым Кирил Украинада калган кызымныкы. Аңа ничек документлар җыярга, миндә аны чик аша алып чыгу рөхсәте генә бар. Җәй айларында туганнарда да яшәп торырга мөмкин, үзебез белән алган киемнәрне җәй көне кияргә мөмкин. Көзен балалар укырга кергәч проблемалар күбрәк булачак. Җылы киемнәр һәм аяк киемнәре дә кирәк. Яшәү урыны һәм өлкәннәргә эш тә кирәк булачак. Район шушы кешеләр өчен җаваплылыкны үзенә алырга әзерме? Әлегә сораулар җавапка карый күбрәк. Икенче гаилә- Горбачев-Марфиннар Куйбышев Затон штпда туганнарында яши. Аларның проблемалары күпкә аз. Вакытлыча яшәп торыр урыннары бар, Максим Марфин эшкә урнашкан, ике баласы белән хатыны өчен җаваплылыкны үзенә алган. 5 яшьлек Елизар "Родничок" балалар бакчасына барачак. Өлкән төркемдә урыннар бар, проблема булмаячак.Татьянаның 14 яшьлек кызы Катя кайтырга тиеш, ул биредә мәктәпкә керәчәк. Максимның эше әлегә рәсми түгел, әмма докуменлар рәсмиләштерү вакыт эше. УФМС бүлеге хезмәткәре Илнар Мәннапов күчеп кайтучыларга нинди гаризалар язырга, вакытлыча яшәүгә рөхсәт рәсмиләштерү өчен нинди документлар җыярга кирәклеген аңлатты. Кешеләрне Казанга йөртмәс өчен район бүлекләренә качаклар белән эшләүдә вәкаләтләрне арттырганнар. Социаль педагог Ләйсән Кәримуллина балаларның яшен һәм аларның кием үлмәчнәрен белеште. Мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Ирина Кузиева балаларның кайсы мәктәп һәм балалар бакчасына барачагын, алар өчен нәрсәләр кирәк булачагын ачыклады. Илдан Галимҗан улы эш һәм торак мәсьәләсенә ачыклык кертте. Гомумән алганда, район җитәкчелеге дә, халык та күчеп кайтучыларга игътибарлы. Кулдан килгәнчә аларга ярдәм итәргә тырыша. Шунысы кызганыч, кызы белән Наталья Ивановага гына ярдәм итеп булмады. Китәр алдыннан дәваханәдә узган медицина күзәтүеннән соң балада диабит юк микән дип шикләнәләр. Бу авыруны бәлки стресс китереп чыгаргандыр. Кыз начар йоклаган, төнлә уянып елаган, каты тавыштан, аеруча самолетлардан курыккан. Ул ясаган рәсемнәрдә бары тик кызыл төсләр генә өстенлек итә. Наталья бу проблемаларны җиңә алырмы. Янәшәдә аңа ярдәм кулы сузучылар булырмы?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев