"Төркемебез әле 2 ел элек кенә оешканга күрә, безнең өчен финалга чыгу - зур вакыйга, без берничә баскычка күтәрелдек. Әлеге затлы бәйгедә катнашучылар арасында көчле артистлар да бар. Безнең максат - беренче өчлеккә эләгү. Россия белән Төркия арасындагы кискен сәяси мөнәсәбәтләр аркасында күбесе "сез Истанбулга барасызмы?" дип кызыксына. Безне анда җыеп алып баручы "Мәйдан" телеканалы җитәкчесе: "Безнең төп бурыч - әзерләнү, калганы өчен борчылмагыз", - диде. Шуңа күрә без җиң сызганып әзерләнәбез, яңа костюмнар тектерәбез, барысы да хәл ителер дип өметләнәбез. Бәйгегә әзерләнүдән тыш, гастрольләргә дә йөрергә өлгерәбез. Үзем дә еш кына Мәскәүгә спектакльләргә очам", - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Гөлназ Батталова.
"Төреквидение" Халыкара җыр бәйгесе быел өченче тапкыр оештырыла. Иң беренчесендә Татарстанны Алинә Шәрипҗанова, икенчесендә Айдар Сөләйманов тәкъдим итте. Гөлназ Батталова да сайлап алу бәйгесендә катнашкан булган һәм быел, ниһаять, ул бәйгедә "Ямьле" төркеме кызлары белән чыгыш ясаячак. Төркемдә алар дүртәү - Гөлназ Батталова, Вероника Кузнецова, Альбина Казыханова, Дилия Әхмәтшина. Финал исә 13-22 декабрь көннәрендә Истанбул шәһәрендә узачак. Кызлар башкарачак "Мирас" җырын Гөлназ Батталова һәм Айнур Шәрәпов иҗат иткән.
Сүз уңаеннан, "Төреквидение" балалар бәйгесендә быел Татарстан данын Сәидә Мөхәммәтҗанова яклаячак.
Нет комментариев