Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җәяүле, юлларда сак бул

1 июльдән юл йөрү кагыйдәләренә кертелгән үзгәрешләр үч көченә керде. Кайбер үзгәрешләр караңгыда яки күрү мөмкинлеге начар булганда, торак пункттан читтәге юлдан яки автомобильләр йөри торган юлның кырыеннан баручы җәяүлеләргә кагыла. Аларда яктылыкны кире кайтара торган элементлы әйберләре булырга тиеш. Үз чиратында, шушы предметлар машина йөртүчеләргә ерактан ук күренеп торырга...

1 июльдән юл йөрү кагыйдәләренә кертелгән үзгәрешләр үч көченә керде. Кайбер үзгәрешләр караңгыда яки күрү мөмкинлеге начар булганда, торак пункттан читтәге юлдан яки автомобильләр йөри торган юлның кырыеннан баручы җәяүлеләргә кагыла.

Аларда яктылыкны кире кайтара торган элементлы әйберләре булырга тиеш. Үз чиратында, шушы предметлар машина йөртүчеләргә ерактан ук күренеп торырга тиеш. Юл йөрү кагыйдәләренең яңа таләпләрен игътибарсыз калдырган җәяүлеләрне 500 сум күләмендә штраф көтә. Моның турында Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә. Күпсанлы тикшеренүләр шуны күрсәтә: яктылыкны кире кайтара торган элементлы әйберләрне куллану машинаның җәүлегә килеп керүен 65 процентка кадәр киметә. Автомобиль кабызылган якын фаралар белән хәрәкәт иткәндә, бары тик 25-30 метр ераклыктагы җәүлене генә күрергә мөмкин. Әгәр җәяүле яктылыкны кире кайтара торган браслет, жилет кисә, бу сан 130-140 метрга кадәр җитә. Ерак ут фаралары кабызылган очракта, 400 метр ераклыктагы җәяүлене күреп була. Шунысын да билгеләп узарга кирәк: быелның 5 аенда гына да Татарстанда 610 җәяүлене бәрдергәннәр. 58 кеше һәлак булган, 584 җәүле төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Моннан тыш, кичке алты белән иртәнге җиде аралыгында 203 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 37 кеше һәлак булган, 187 кеше травма алган.

http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев