Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Якташыбыз истәгенә һәйкәл куелды

14 сентябрь көнне Олы Кариле авылында якташыбыз – ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Сабир Өметбаев һәйкәлен ачу тантанасы булды.

Кояш, болыт артыннан чыгып, Олы Кариле мәдәният йорты каршындагы уңайлы мәйданчыкка үзенең җылы нурларын сипте, биредә чәчәк түтәлләре арасында ак япма белән капланган Сабир Өметбаев һәйкәле тора иде. Республика телевидениесе вәкилләре Минзәлә татар драма театры директоры Гайниев Илнур белән әңгәмә корды, тамашачылар эскәмияләргә урнаштылар – боларның барысын да, дулкынланып, вакыйга инициаторы Илсур Кәримуллин күзәтте.

- Талантлы якташыбызның һәйкәлен безгә Минзәлә театры бүләк итте, аны улларым Илфат белән Илназ быел июнь аенда бирегә алып кайттылар, - диде Илсур Хәлил улы. - Олы Кариледә туып үскән якташыбызны искә алу тарихы 2008 елда ук башланды, Сабир Өметбаевның тууына 100 ел тулу уңаеннан, якташыбыз исемен йөрткән театр вәкилләре, безгә мөрәҗәгать итеп, аның хөрмәтенә үткәреләчәк тантанага чакырдылар. Ул вакытта мин мәктәп директоры булып эшли идем һәм, районыбызның күп кенә кешеләре кебек үк, Минзәлә театрына нигез салган һәм 30 елдан артык аның алыштыргысыз җитәкчесе булган, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Тукай исемендәге ТАССР Дәүләт премиясе лауреаты, бик күп талантлы актерларны тәрбияләгән режиссер, артист Сабир Габделҗан улының шундый зур әһәмияткә ия шәхес булуын күз алдына да китерми идем. Өйгә кайткач, әлеге атаклы якташымның исемен популярлаштыру идеясе белән яна башладым һәм ул вакыттагы район башлыгы Зөфәр Гарәфиевка безнең мәктәпкә Сабир Өметбаев исемен бирү үтенече белән мөрәҗәгать иттем, тик ул рөхсәт бирмәде, дөрес, моңа шактый нигезле сәбәп тә бар иде – мәктәп ул белем бирү учреждениесе, ә Сабир Өметбаев – сәнгать эшлеклесе. Биш елдан соң, лаеклы ялга чыккач, язмыш кушуы белән миңа башка өлкәдә – мәдәният өлкәсендә эшли башларга туры килде. Авыл клубы директоры булгач, мин янә район башлыгына – бу юлы инде Павел Лохановка авылыбыз клубына Сабир Өметбаев исемен бирү үтенече белән килдем. Рөхсәт алгач, кирәкле документларны җыйдым һәм 2016 елдан бирле Олы Кариле авыл клубы якташыбыз исемен йөртә. Клубта Сабир Габделҗан улына багышланган стенд бар иде, аның янында буш урын торды – монда театр эшлеклесенең бюстын кую бик яхшы булыр иде, дип уйладым. Быел Минзәлә театры үзенең 85 еллык юбилеен билгеләп үткәндә, бу хыялым да тормышка ашты – хәзер безнең районда Туфан Миңнуллин һәйкәленнән соң тагын бер талантлы сәнгать эшлеклесенең һәйкәле барлыкка килде.

Минзәлә театры директоры Илнур Гайниев, әңгәмәбезгә кушылып, Минзәлә татар драма театры бинасы каршында да Сабир Өметбаев һәйкәле торуы турында әйтте, артистлар әлеге бөек шәхескә үз туган ягында да һәйкәл куелуга шат.

Театр артистлары клуб янында җыелган Олы Кариле халкы һәм кунаклары алдында Минзәлә театры оешу тарихы тасвирланган тамашаны тәкъдим итте –  Чистай колхоз-совхоз театрының яшь директоры һәм баш режиссеры Сабир Өметбаев, театр труппасы белән Минзәлә шәһәренә күчеп килеп, биредә театрга нигез сала, әлеге театр хәтта кырыс сугыш елларында да эшләүдән туктамый. Район өчен мөһим булган тантаналы чарада катнашучыларны җирлек башлыгы Фарук Гарифуллин һәм район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Елена Сороковнина сәламләде, ә Минзәлә театры директоры Илнур Гайниев һәм чараның идея рухландыручысы Илсур Кәримуллин җыелган халыкның алкышлары астында һәйкәлне ачтылар.

Тамашачылар алдында Татарстан Республикасының халык артисты, Сабир Өметбаев исемендәге премия лауреаты Венера Нигъмәтуллина чыгыш ясады, аңа якташыбыз белән эшләргә насыйп булган. Венера Фәйзеләхәт кызы театр сәнгате мэтрының авыл кызына күрсәткән бәяләп бетергесез ярдәмен бүген дә рәхмәт хисе белән искә ала.

Рәхмәтле тамашачылар арасында Ирек Гаяз улы һәм Рәмзия Вазыйх кызы Гатиннар (быел аларның да юбилей – 60 ел бергә) да бар иде.

- Авылыбызда данлыклы якташыбызга һәйкәл куелуга бик шатбыз, - диде Ирек Гаяз улы. – Аның истәлегенең яңадан торгызылуы һәм буыннан-буынга тапшырылуы бик сөенечле.

Ә кичен сәгать 19.00дә клубта Сабир Өметбаев пьесасы буенча Минзәлә татар драма театры "Ташлап китмә" спектаклен куйды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X