Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңадан торгызылды

2 февральдә булган көчле җил, көчле буран Каратал авылын да читләтеп үтмәде. Авылыбызның мәчет манарасына зыян салды.Төп өлеше булган ташы икегә ярылды һәм урта өлешен урыннан кузгатты. Манараны сүтеп яңадан торгызып куярга туры килде. Бу эшне беренчеләрдән булып 21 метр биеклектәге аен алучы һәм яңадан урынына куючы кыю батыр йөрәкле...

2 февральдә булган көчле җил, көчле буран Каратал авылын да читләтеп үтмәде. Авылыбызның мәчет манарасына зыян салды.Төп өлеше булган ташы икегә ярылды һәм урта өлешен урыннан кузгатты. Манараны сүтеп яңадан торгызып куярга туры килде. Бу эшне беренчеләрдән булып 21 метр биеклектәге аен алучы һәм яңадан урынына куючы кыю батыр йөрәкле Галимҗан улы Рәхимҗан абый булды. Озак та уйлап тормастан, үзара җыелып сөйләштеләр дә, бер бригада төзеп манараны яңадан тазартып куярга булдылар. Бригада да, кызганычка каршы, нибары 4 кеше генә иде. Бу эшне башлап йөрүдә авылыбызның имам-хатыйбы Зиннәтулла улы Гәлимҗан абый булса, төп эшне алып баручы Атабай авылы имам-хатыйбы Талип улы Җәүдәт абый булды. Ярдәмчеләрдән үз теләкләре белән катнашучылар Гыйниятулла улы Вәгыйзь абый, Әсрар улы Шамил иде. Менә алар шулай бер бригада булып манараны 20 көн дигәндә урынына бастырып куя алды. Манараның таш өлешен башкаруда Габдулла улы Рафаэл абый булса, күтәрү краны белән Гайфуллин Фәрит (Көрәле авылы егете) һәм аларның эшләрен җанландырып җибәрүче районыбызның мөхтәсибе Галимулла хәзрәт Яруллин булды. Эшләрен тәмамлап нокта куйгач, Сөләйманова Камәрия Хәлил кызы чәй табыны хәстәрләп, кунак итте. Шушы изге зур эштә катнашучыларга һәм матди яктан ярдәм итуче авылдашларга, читтә яшәп ярдәм итүчеләргә, шәхсән Каратал авылы имам-хатыйбы Зиннәтулла улы Галимҗан абый һәм үз исемемнән олы теләкләребезне әйтеп, сезгә исәнлек-саулык, гаилә бәхете теләп, калган көннәрегездә шулай игелекле, ярдәмчел булсыннар дигән уй белән Каратал авылы китапханәчесе Сөләйманова Дамирә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев