Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңа клуб һәм сафтан чыккан насос

Очраклы рәвештә генә Бәрлегуҗа авылына барып чыккач яңа авыл мәдәният йортына, республика программасы кысаларында аның янындагы юлга җәелгән вак ташны күреп сөендем. Яңа корылма янында район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре территориядә эшли иде. Тиздән объект файдалануга тапшырылачак, барысын да тәртипкә китерергә кирәк. Олы Карамал авыл җирлеге хезмәткәрләре дә аларга ярдәмгә килгән....

Очраклы рәвештә генә Бәрлегуҗа авылына барып чыккач яңа авыл мәдәният йортына, республика программасы кысаларында аның янындагы юлга җәелгән вак ташны күреп сөендем.

Яңа корылма янында район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре территориядә эшли иде. Тиздән объект файдалануга тапшырылачак, барысын да тәртипкә китерергә кирәк. Олы Карамал авыл җирлеге хезмәткәрләре дә аларга ярдәмгә килгән. Биредә авыл урамнарына вак таш сала башлаганнар, шәхси малларны көтүлеккә алып баручы дамбаны рәткә китергәннәр, авыл халкы өчен бу бик мөһим. Әмма без теләгәнчә барысы да яхшы гына түгел. Якшәмбедән авылда су юк - суэтем башнясы насосы сафтан чыккан. -Элек бездә килешү бар иде, су өчен түләмәдек, әмма суэтем башнясын ремонтлау өчен акча җыя идек, ә хәзер бездән су өчен дә, яңа насос өчен дә акча сорыйлар, - дип зарлана халык. - Көнкүреш кирәге, терлекләргә эчерү, бакчага сибү өчен суны буадан алабыз. Эчә торган суга Данышка барабыз. Әмма һәркемдә анда бара алмый бит, чөнки авылда нигездә өлкән яшьтәгеләр яши, - дип дәвам итте әңгәмәдәшем.

Халык инициативасы белән акча җыйганнар.

-Беренчедән, авыл халкы бакчага сипкән, терлекләргә эчергән су өчен түләми, бары тик көнкүреш кирәгенә алган суга норматив буенча түли, - ди Олы Карамал авыл җирлеге башлыгы Эдуард Байдамшин. -Бу кулланылган суга караганда күпкә аз. Яңа насос "Кама Тамагы" АХП да берникадәр акча бирде. Шушы көннәрдә Буа электриклары килеп насосны куеп китәчәк. Иртәгә-берсекөнгә су булыр дип уйлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев