Хушлашмыйча китеп барды
2024 елның 6 гыйнварында барча халык Яңа ел бәйрәмен гөрләтеп бәйрәм иткәндә, РАВИЛОВ РӘШИТ вафат дигән хәбәр бөтен авылны, район халкын тетрәндерде.
Алтын куллы, 101 төрле һөнәр иясе, яшьлек дустым, хезмәттәшем Равилов Рәшит Касыйм улын 75 нче яшендә каты авыру арабыздан алып китте.
Ул хушлашмыйча да китеп барды, нинди кызганыч!
Равилов Рәшит Касыйм улы 1949 елның 10 июлендә Олы Кариле авылында колхозчы гаиләсендә 10 нчы бала булып дөньяга килә. Кечкенәдән хезмәт күреп, авылда һәр җәйне шофер ярдәмчесе булып үскән егет Тәтеш шәһәрендә шоферлык һөнәре ала һәм шофер булып эшли башлый.
Очучы булу теләге аны Иркутск шәһәрендәге очучылар әзерли торган уку йортына алып бара. Конкурс сынауларын уңышлы үткән егет туган ягын, әти-әнисен якынрак күрә – авылына кайта. Колхозда шофер булып, шулай ук терлекчелек тармагында эшли, әмма йомшак табигатьле булуы аны мәктәпкә тарта.
Рәшит Касыйм улы үзенең 35 елга якын гомерен Олы Кариле урта мәктәбендә балаларга белем бирүгә, аларны тәрбияләүгә багышлап, хезмәт чоры дәверендә һәрвакыт мактауга лаек булды. Технология, рәсем, сызым дәресләре буенча ул теоретик яктан зур әзерлекле, укыту һәм тәрбия эшчәнлеген яхшы оештыручы, һәр баланың психологик үзенчәлекләрен яхшы белүче педагог булды. Урта яшьтә булуына карамастан, Казан индустриаль-педагогик техникумын тәмамлады. Мәктәп остаханәсен тулыландыру, бизәү өчен үзенең бөтен көчен куйды. Технология бүлмәсе районның кабинетлар смотр-конкурсында күп тапкырлар жиңү яулады.
Рәшит Касыйм улы җитәкләгән “Оста куллар” түгәрәгенә ул чорда йөргән балалар, инде хәзер өлкәнәеп, үзләре тормыш коргач та, аны рәхмәт белән искә алалар. Чөнки ул һәр баланың фантазиясен тормышка ашырып, жиһазлар, йорт кирәк-яраклары, хәтта үзе оча торган самолет, үзе йөзә торган кораблар ясарга өйрәтте. Самолетларны очырту, корабларны йөздерү һәм һәр баланың беренчелеккә чыгу омтылышы белән үткәрелгән ярышларда Рәшит Касыйм улы үзе дә шул балалар кебек сөенә иде. Ул кызларны тегүчелек һөнәре нигезләренә өйрәткән райондагы бердәнбер ир-ат укытучы булды. Дәрестә проектланган, кисеп тегелгән киемнәр – укытучының фантазияле хезмәте нәтиҗәсе – күргәзмәләрдә, ярышларда, ярминкәләрдә үз урыннарын таптылар. Олы Кариле урта мәктәбенең, авыл уртасында Бөек Ватан сугышы батырларына ачылган һәйкәлнең агачларга, чәчәкләргә күмелеп, тирә-юньгә матурлык биреп торуы – Рәшит Касыйм улының хезмәте. Аңа авыл халкы әнә шуның өчен дә рәхмәтле! Мәктәптә аның көче белән барлыкка килгән тәҗрибә участогы, һәрбер утыртылган чыршы, нарат, каен – барысы да аны хәтерләтә. Шуның белән дә ул үлемсез – арабызда яши. Эшләү дәверендә ул җитәкләгән теплица районда бер генә иде. Ул үстергән чәчәк, кәбестә, помидор һәм борыч үсентеләрен районның һәр почмагыннан килеп, бик теләп сатып алдылар. Сатудан кергән керем мәктәпнең финанс ягын баетты, бу шулай ук зур әһәмияткә ия булды. һәр елны мәктәп тәҗрибә участогының район конкурсында призлы урын алуы да бакчаның югары дәрәҗәдә булуын раслый.
Тырыш һәм нәтиҗәле хезмәте өчен Рәшит Касыйм улы район мәгариф бүлеге, ТР Мәгариф министрлыгының күп санлы Мактау грамоталары, дипломнары, һәм “Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгеләре, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. Рәшитнең эшсез торганын күреп булмый иде. Һәрвакыт нәрсә белән булса да шөгыльләнде, авыл халкына булышты, чөнки авылның алтын куллы кешесе иде. Ул тегүче, чәчтараш, төзүче, бакчачы, актер, шагыйрь, җырчы, гомумән, аның белмәгән эше юк иде – 100 төрле һөнәр иясе булды. Аның җитәкчелегендәге курчак театры актерлары – балалар, үзләре сценарийлар төзеп, геройларны, декорацияләрне ясап, театрлар куйдылар. Гомумән, Рәшит Касыйм улы күп кырлы талант иясе иде. Аның исеме ул укыткан балалар, хезмәттәшләре, район халкы (аны белмәгән кеше булмагандыр) күңелендә мәңге сакланыр.
Үзең үлсәң, матур исемең калды,
Киң Ватанга даның таралды!
Бу шигырь юллары нәкъ менә аңа атап язылгандыр төсле!
Яшьлек дустың, хезмәттәшең Илсур Кәримуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев