«Хискә бирелеп, ашыгыч карар кабул итмәгез»
Гаилә елында без ярты гасырлык юбилейларын билгеләп үтүче парлар белән таныштыруны дәвам итәбез.
Алар бер-берсен эзләп тапканнар, гаилә корганнар, еллар дәвамында бер-берсенә булган мәхәббәтләрен, күңел җылысын, үзара хөрмәтне саклап калганнар.
Шундыйларның берсе – Олы Кариледә яшәүче Шиһаповлар гаиләсе. Әнвәр Низам улы белән Дания Гәрәй кызы быел гаилә коруларының илле еллыгын билгеләп үткәннәр.
Әнвәр Шиһапов Олы Кариле авылында туып үскән, алты балалы гаиләдә икенче бала булып дөньяга килгән, балачактан ук эшләп үскән. Ул чор өчен гадәти авыл тормышы белән яшәгәннәр: күп итеп мал-туар асраганнар, печән әзерләгәннәр, бакчада эшләгәннәр, шунлыктан өлкәннәргә дә, балаларга да эш җитәрлек булган. Сигезьеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Әнвәр абый эретеп ябыштыручы һөнәренә укырга Казанга китә. Шунда булачак хатыны – штукатурчыга укучы кыз белән таныша. Училищены тәмамлагач, яшьләр өйләнешәләр, ул вакытта аларга 20 яшь тә тулмаган була. Әнвәр Низам улы юллама буенча Казанда эшли башлый, әмма тиздән яшь пар Олы Карилегә күченеп кайта, биредә кызлары туа. Әнвәр Низам улының абыйсы Казанда күпер отрядына эшкә урнаша, яшь гаилә дә бу төзелештә бәхетен сынап карарга була. Уңайлыклары урамда булган барак бүлмәсендә яши башлыйлар, шулай да 8 квадрат метрлы кечкенә бүлмәгә – үзләренең беренче тораклары булуга бик сөенәләр. «Шулкадәр куандык!»- дип искә төшерә алар.
Күңелләре иркен булгач, якыннары, туганнары, якташлары аларга эзне суытып тормый, кунакчыл гаилә бүлмәсендә һәркемгә урын табыла.
Озакламый, үз кухнясы булган бүлмә алалар, һәм янә шатлыклары эчләренә сыймый. Яшь гаилә бу вакытта инде ике бала: кызлары Ландыш һәм уллары Рөстәмне үстерә.
Абыйлы-энеле Шиһаповлар күпер отрядында актив эшләгән, аларга апаларының ирләре дә кушылган. Ә балалары да үскәч, алар үз бригадаларын оештырганнар, бер-берсенә ярдәм итеп, бөтен республика буенча әһәмиятле объектлар төзгәннәр. Аларның хезмәте лаеклы бәяләнгән: Шиһаповлар төрле дәүләт бүләкләре белән бүләкләнгән.
Дания Гәрәй кызы компрессорлар заводында кунакханә администраторы, ветеринария академиясендә комендант булып эшләгән, шул ук вакытта өйгә дә, балаларына да зур игътибар биргән.
Уллары Рөстәм елга техникумын, аннары төзелеш техникумын тәмамлаган. Башта әтисе белән күпер отрядында электрик булып эшләгән, ә хәзер үз эшен ачкан, ике улы бар.
Дания Гәрәй кызы тумышы белән Әтнә районыннан, дүрт балалы гаиләдә туган. Әтисе балта остасы, алтын куллы кеше булган, аны районда бик күпләр белгән. Кызганыч, бу дөньядан бик иртә киткән – эшендә фаҗигале рәвештә һәлак булган. Бу вакытта кечкенә Дания беренче сыйныфта укыган. Балалар хезмәт белән үскән, балачаклары җиңел булмаган. Дания Гәрәй кызы искә алганча, әнисе колхозда эшләгән, сату өчен шәл бәйләгән, кызлары да, хәтта каз саклаганда да, хәлләреннән килгәнчә, шәл бәйләгәннәр.
Юбилярларыбыз икесе дә күп балалы гаиләләрдән, катлаулы тормыш юлы үткәннәр, хәзер дә эшсез утырмыйлар. Алар хәзерге вакытта Олы Кариле авылында гаилә башлыгының туган йортында яшиләр.
Бергә йортны төзекләндергәннәр, бакчаны караганнар. Әнвәр Низам улының кулыннан бар эш тә килә, чөнки гомер буе төзелештә эшләгән. Туган йортын тәртипкә китергән, бакчада җәйге йорт төзегән, ир белән хатын күп вакытларын бакчада эшләп үткәрә.
Зур һәм матур бакчаларына күп игътибар бирәләр, мул итеп яшелчәләр үстерәләр, эре-эре карбызлар үсә торган аерым бакчалары да бар, андыйларны безнең климат шартларында үсүенә ышанып та булмый хәтта. Ә аерым теплицада хуш исле үләннәр, төрле сорттагы кавыннар һәм эре борычлар үсә. Өлгергән татлы кавыннарның безнең якта үсүе гаҗәп.
Кабаклар да бик матур һәм эре булып үскәннәр. Кыяр һәм ташкабак та уңышлары белән сөендерә. Бакчада чәчәкләр күп. Бар җирдә матурлык һәм тәртип. Әлбәттә, бу хуҗаларның зур хезмәте нәтиҗәсе.
Аларның йортында кунаклар еш була. Үзләренең бирегә күченгәннәренә үкенмиләр: биредә саф һава, үз яшелчә бакчалары бар, йорттагы шартлар да шәһәрнекеннән ким түгел.
Юбилярлар бергәләп, иңне-иңгә куеп, тормыштагы барлык авырлыкларны җиңеп чыкканнар, уңышларга бергә ирешкәннәр, авыр чакта, төшенкелеккә бирелмичә, бер-берсенә ярдәм иткәннәр.
“Бәхетле гаилә тормышының сере нәрсәдә?” дигән сорауга Дания Гәрәй кызы: «Беренчесе – хөрмәт, икенчесе – ышаныч һәм һәрвакыт бер-береңне аңларга тырышу. Яшьләргә, ашыгып, хис-тойгыларга бирелеп араны өзмәскә киңәш итәм. Ирем һәрвакыт гаиләгә табыш китерүче булды, тәэмин итте, ләкин без беркайчан бернәрсәне дә бүлешмәдек, барысын бергә эшләдек. Иремнән уңдым. Хәзер иң мөһиме, тынычлык һәм сәламәтлек булсын», - диде.
Әнвәр Низам улы исә гаилә учагын саклаучы, гармония һәм уңайлылык булдыручы яраткан хатыны булуы белән үзен бик бәхетле саный.
Без әлеге матур парны күркәм юбилейлары белән котлыйбыз, аларга нык сәламәтлек һәм гаилә иминлеге телибез, аларга тагын бик күп гаилә бәйрәмнәрен бергә билгеләп үтәргә насыйп булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев