Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинглар узды

Кама Тамагында каһарманнарны искә алырга беренчеләрдән булып «Камские зори» җәмгыятендә ял итүче пенсионерлар килде. Аларга безнең район кешеләре дә кушылды.

Бирегә килүчеләр обелискка чәчәкләр салдылар һәм сугыш юлларын үткән әтиләре, бабалары турында сөйләделәр. Бу ханымнар Түбән Кама, Яр Чаллы, Әлмәт, Алабуга, Казаннан килгән. 

"Без һәрвакыт Җиңү һәм кайгы көннәренә багышланган митингларга йөрибез. Балаларыбызның янәшәдә булулары һәм Ватаныбызны саклап калган ата-бабаларыбызны истә тотулары мөһим».

"Минем ике бабам да сугышта һәлак булган. Әти 1943 елда 18 яшендә фронтка чакырылган. Бәхеткә, ул исән-сау кайткан”. “Минем әтием дә, әнием дә сугышта катнашкан –  Иван һәм Мария Захаровлар. Бөтен сугышны үтеп, исән-имин кайтырга насыйп була аларга”. "Минем әти Николай Пряхин 1942 елда һәлак булган». “Ә минем бабам Хуҗи Вәлиәхмәтов Берлинга кадәр барып җиткән. "Минем әтием Миңнебай Сафиуллин 1947 елга кадәр сугышта булган».  “Ә минем әти-әнием сугышта булмасалар да, окоплар казыганнар һәм колхозда эшләгәннәр, армияне азык-төлек белән тәэмин иткәннәр”. "Минем әти сугышның буеннан-буена уран руднигында эшләгән, атом коралы ясаучы галимнәрне чимал белән тәэмин иткән». 

"Минем әти Вәлиулла Биктимеров сугыш елларында танкист булган, ә хәзер аның оныгы Украинада махсус операциядә катнаша, Ватаныбызның иминлеген саклый».

“Минем бабам сугышның беренче көннәреннән үк артиллерия утын корректлаучы булган. Гаиләсенә хәбәр иткәнчә, дошман снаряды аңа туп-туры эләгә һәм аннан бернәрсә дә калмаган”. «Абыем хәрби госпитальдә санитар булган, ул сугыш дәвамында яралыларны сугыш кырыннан алып чыккан. Ә 1947 елда Латвиядә дошман пулясыннан һәлак булган”.

Хәтер һәм кайгы көне – Россия тарихында фаҗигале дата. Бу көнне без, Россия солдатларының барлык буыннарын хөрмәтләп, хәзерге вакытта исән булган фронтовикларга, тыл хезмәтчәннәренә, әниләргә һәм тол хатыннарга, Бөек Җиңү көнен якынайткан һәркемгә рәхмәт белдерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев