Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хастаханә булачак хезмәткәрләре өчен ишекләрен ачты

Кама Тамагы үзәк район хастаханәсендә ел саен үткәрелә торган «Ак халатлы фәрештәләр» фестивале узды.

Бу һөнәри юнәлеш чарасы мәктәпне тәмамлаучыларга булачак һөнәрләрен сайларга ярдәм итә.

Быел анда Кама Тамагы һәм Затон урта мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары катнашты. Куйбышев Затоныннан Елизавета Меркулова медицина университетына укырга керергә тели. Әнисе кызының сайлавын хуплый. Дарья Морозова Кама Тамагы мәктәбенең 10 сыйныфында укый һәм үзенең киләчәген медицина белән бәйләргә ниятли: «Үзем өчен медицина вузын сайладым, әти-әнием дә хуплый». Кызлар яхшы укыйлар, укырга керү өчен кирәкле булган фәннәр – биологияне, химияне тырышып өйрәнәләр. Алар Ачык ишекләр көненә укырга керү тәртибе һәм булачак һөнәрләре турында күбрәк белү өчен килгән.

Укучылар әти-әниләре һәм педагоглары белән бергә безнең хастаханәнең ничек эшләвен карадылар, табиблар һәм медицина университеты студенты белән аралаштылар.
Чараны баш табиб урынбасары Вячеслав Климчук ачты, ул катнашучыларны сәламләп, чыгарылыш сыйныф укучыларына укуда һәм һөнәр сайлауда уңышлар теләде.

Балаларга Казан медицина университеты турында сөйләделәр, югары уку йорты, аның корпуслары, тулай тораклары, җиһазлары, уку-укыту эшчәнлеге, шулай ук студентларның мавыгулары һәм актив тормышы турында видеофильм күрсәтелде.

Чарага КДМУ студенты Валерия Кудряшова килгән иде. Ул педиатрия факультетының 6 нчы курсында укый һәм студент тормышы турында сөйләде. Мәсәлән,3 курстан соң күп кенә студентлар шәфкать туташлары яки ашыгыч ярдәм фельдшерлары булып эшлиләр, һәм бу акча эшләү генә түгел, һөнәрне тирәнрәк белү, тәҗрибә туплау мөмкинлеге дә. Шулай ук ул студентларның яшәү шартлары белән таныштырды, алар өчен яңа заманча тулай тораклар төзелгән,  түләве арзан булган уңайлы шартлар булдырылган.

Медицина учреждениесендә эшләү турында Кама Тамагы үзәк район хастаханәсе терапевты һәм табиб-эндоскописты Ранис Җиһангиров сөйләде. Ул да, Валерия Кудряшова кебек үк, беренче 3 уку елының иң авыры булуын, дүртенче курстан студентларның практикасы күбрәк, бер көн эчендә берничә хастаханәдә булырга һәм дәресләр барышында күп нәрсәне белергә мөмкинлеге турында билгеләп үтте.

Ранис Нәгыйм улы медицина институтында 6 ел уку поликлиникада гына эшләргә булуы, ординатураның яңа киңлекләр ачуы, тар белгечлек сайларга мөмкинлек бирүе турында әйтте: «Яхшы эшләсәң, акчаны да яхшы эшләргә була. Ләкин бер мөһим шарт бар: үз эшеңне яратырга, табиб булырга хыялланырга, медицинага бары тик шундый караш белән генә барырга кирәк!» Ранис Җиһангиров ординатураны 3 ел элек тәмамлаган, ул Казан медицина университетында укуның җиңел булмавы, әмма анда искиткеч педагоглар эшләве, материалны үзләштерергә омтылган студентка аларның һәрвакыт ярдәм итәргә әзер булулары турында сөйләде.

Аннан соң мәктәп укучылары өчен хастаханә буйлап экскурсия үткәрделәр. Алар авыруларны кабул итү бүлегендә булдылар, компьютер томографиясе кабинетын карадылар. Балалар соңгы елларда хастаханәдә барлыкка килгән заманча җиһазларны кызыксынып күзәтте. Медицина хезмәткәрләре үзләренең эшләре, авыр һөнәрнең уңай һәм тискәре яклары турында сөйләделәр. Укучылар сораулар бирделәр, шуңа күрә очрашу кызыклы һәм мәгълүмати булды!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев