Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хәрби операциядә хезмәт итүче балалар белән очрашты

Регби буенча тренер Павел Калашкинның яше 50 дән узган, ул запастагы офицер. Өлешчә мобилизация вакытында, повестка алгач, ул шунда ук җыелу пунктына барган, ә аннары махсус операция зонасына киткән.

Затон мәктәбе укучылары инде берничә ел спортның бу төре белән шөгыльләнәләр һәм зур уңышларга ирешәләр. Павел Калашкин аларны регби уенына өйрәткән. Балалар аның кайтуын көтәләр, Павел Александровичка хатлар язалар, ул аларга һәрвакыт җавап кайтара. Тренерлары ерак булса да, балалар катнашындагы ярышларны күзәтеп бара, алар өчен борчыла, ә егетләр герой-тренерның өметләрен акларга, аның йөзенә кызыллык китермәскә тырышалар, тулы көчләренә уйныйлар һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр. Тренер алар өчен остаз, үрнәк булып тора. Ул монда бик кирәк, ләкин китми булдыра алмаган...

Иң мөһиме, ул безнең балаларда чыдамлыкны арттыра, холыкны һәм ихтыяр көчен ныгыта торган шактый катгый бу уенга мәхәббәт, спортка кызыксыну уятты. Калашкин Павел Александрович – “Энергия” регби клубы җитәкчесе, Россиянең спорт мастеры, югары категорияле тренер, пляж регбисы һәм кардагы регби буенча Россия җыелма командасының баш тренеры. Ул биш тапкыр Россия чемпионы һәм дүрт тапкыр Европа чемпионы исемен яулаган.

Аның эшен Александр Сорокин дәвам итте, хәзер укучылар белән күнекмәләрне ул үткәрә. Александр Иванович еш кына команданы ярышларда озата бара һәм Павел Александрович белән даими аралашып тора.

Ә безнең регбичылар уңышлары белән сөендерүләрен дәвам итәләр. 15 июньдә Чабаксар шәһәрендә 2010-2011 елгы малайлар арасында Регби-7 буенча турнир узды. Татарстанның «Энергия-Заман» командасы өченче урынны алды. Ә турнирның иң яхшы уенчысы дип Затон егете Дмитрий Черников танылды! Команда составында Затон мәктәбе укучылары Виктор Кошелев һәм Илья Забродин да бар.

20-24 июньдә Зеленоград шәһәрендә команда Россия мәктәп укучылары Кубогында – балалар турнирларының берсендә катнашты, бу зур казаныш һәм әлеге дәрәҗәле ярышларда яхшы нәтиҗә күрсәтә.

Бераз элегрәк, май аенда, Дмитрий Черников һәм Виктор Кошелев җыелма команда составында Мәскәүдә регби буенча 45 нче «Алтын овал» фестивалендә катнашты. Команда 60 катнашучы команда арасында иң яхшы унлыкка керде. Апрель аенда егетләр Татарстан Республикасы җыелма командасы составында регби буенча Идел буе федераль округы чемпионатында катнаштылар һәм остазлары йөзенә кызыллык китермәскә тырышып, лаеклы чыгыш ясадылар.

Тренер да балаларны онытмый, ул аларга хатлар яза. Аларның берсе Илья Забродинга адресланган.

«Исәнме, Илюша! Синең аша Куйбышев Затонының регби секциясенә йөрүче барлык малайларга һәм кызларга зур сәлам әйтергә рөхсәт ит. Сезне бик сагындым! Гыйнвар аенда миңа сезнең фотоларыгызны, ярышлар расписаниесен җибәрделәр, сез бик булдырасыз!

Тырышыгыз, өйрәнегез һәм күнекмәләр ясагыз! Регби күнекмәләре вакытында ничек үзгәрүегезне үзегез дә, мөгаен, күрәсездер.

23 февральгә дип җибәргән хатларыгыз һәм бүләкләрегез, язган теләкләрегез өчен бик зур рәхмәт! Аларны уку бик рәхәт иде! Хатасыз язар өчен яхшырак укырга тырышыгыз!

Әниләрегезне һәм укытучыларыгызны минем исемнән 8 март белән котлагыз, аларга күп сәламнәр һәм изге теләкләр. Маринка Белованы хәтта минем исемнән кочакла!

Минем барысы да яхшы! Исән-саумын, өстем бөтен, тамагым тук! Бүлекчәдә 20 дән 50 яшькә кадәр 100 кеше. Әлегә барысы да регби уйнамый, ләкин аның нәрсә икәнен һәркем белә! Ротада Кама Тамагыннан 15 кеше бар. Барыгызга да сәлам!

Сезнең Калашкин Пал Саныч 27.02.2023».

Ул алар белән аралашуын дәвам итә һәм уйларында укучылары белән бергә.

Ә буш вакытларында сугышчылар арасында күнемәләр үткәрә, чөнки регби уйнау искиткеч физик формада булырга һәм нык холык тәрбияләргә мөмкинлек бирә, күнекмәләр реакция тизлеген арттыра, бу исә кайвакыт солдатның гомерен дә коткарып калырга мөмкин.

Павел Александрович, күп кенә мобилизацияләнгәннәр кебек, май аенда ялга кайткан иде һәм әлеге кыска гына ял чорында да ул, Куйбышев Затонына килеп, балалар белән күрешү һәм алар белән аралашу өчен вакыт тапкан.

Балалар аны флаглар белән каршы алдылар, бергә җылы шартларда өстәл артына җыелдылар, яшүсмерләр бу очрашуга бик шатландылар. Ә тренер бу кыска вакыт эчендә дә ярышлар буенча киңәшләр бирергә тырышты.

Бу арабызда геройлар булуга бер мисал…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев