Халкыбызның рухи хәзинәләрен саклыйк
Кама Тамагы татар урта мәктәбендә тарих атналыгы кысаларында «Халкыбызның күңел җәүһәрләре» дип аталган чара булып узды.
Мәктәпнең актлар залында укучылардан тыш укытучылар, тәрбиячеләр һәм чакырылган кунаклардан ак яулыклы әбиләр дә катнашты. Сәхнәнең бер почмагында халкыбызның үткәндәге кул эшләре күргәзмәсе – әбием сандыгы эчендәге әйберләр куелган: чигүле сөлге, татар хатын-кызларының бизәнү әйберләре, түбәтәйләр, калфаклар, эш кораллары һәм башкалар.
Өлкән сыйныфта укучы ике кыз чараны залда утыручы балалар белән турыдан-туры әңгәмә корып алып барды. Татар халкының тарихын чагылдырган җыр-биюләр, табышмаклар, әйтемнәр, әкиятләр, уеннар аша укучылар милли үзенчәлекләрне искә алды, барлады. Балаларның саф татарча сөйләшүләрен ишетү күңелгә май булып ятты. Кунак итеп чакырылган Рузалия Заһированың халкыбызның күңел җәүһәрләреннән саналган, гасырлар кичеп, безгә килеп ирешкән мөнәҗәтләрен йотлыгып тыңладылар. Мөнирә абыстай балаларга атап үзе язган шигырьләрен укыды, укучыларны төпле белем алырга, тәртипле булырга, татар булулары белән горурланырга чакырды, уку елын уңышлы төгәлләүләрен теләде.
Мәктәптә ел саен үткәрелеп килүче мондый тәрбияви чара үсмер бала күңеленә уелмый калмас. Үткәнен, ягъни тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк. Әлеге хакыйки гыйбарәгә нигезләнеп үткәрелгән шундый эчтәлектәге чарага халкыбызның рухи хәзинәләрен тулыландыра барып, балаларда милләтебез белән горурлана белү хисе тәрбияләү дә ул. Бүгенге көндә милләтебезне, телебезне саклауга бик игътибарлы булу кирәк. Моңа һәрберебез булдыра алган хәтле үз өлешебезне кертергә, тарихыбызга, бай рухи мирасыбызга карата мәхәббәт тәрбияләргә тиеш.
Рәфика Хәйруллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев