Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ветераннарга бәйрәм бүләге

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 68 еллыгы гомумхалык бәйрәме булып узды. Барлык шәһәр һәм авылларда тантаналы митинглар, бәйрәм чаралары үткәрелде. Кешеләр өстән боерык килгәнне көтмичә, йөрәк кушуы буенча Ватан сугышы кырларында ятып калган ата-бабаларын искә алу, Җиңү яулап кайтучыларга рәхмәт әйтү, ветераннар, тыл хезмәтчәннәре хатирәләрен тыңлау өчен һәйкәлләр янына килде. Әлбәттә,...

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 68 еллыгы гомумхалык бәйрәме булып узды. Барлык шәһәр һәм авылларда тантаналы митинглар, бәйрәм чаралары үткәрелде. Кешеләр өстән боерык килгәнне көтмичә, йөрәк кушуы буенча Ватан сугышы кырларында ятып калган ата-бабаларын искә алу, Җиңү яулап кайтучыларга рәхмәт әйтү, ветераннар, тыл хезмәтчәннәре хатирәләрен тыңлау өчен һәйкәлләр янына килде.
Әлбәттә, хөрмәтле ветераннарыбыз Җиңү бйәрәменең төп геройлары булды. Аларга чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр, тыныч тормыш бүләк иткәннәре, Ватаныбыз азатлыгы өчен үзләрен аямыйча сугышканнары өчен чын күңелдән кадер-хөрмәт күрсәтелде. Сугышта катнашучылар, тыл хезмәтчәннәрен кайгырту һәм игътибар белән урадылар, бүләкләр тапшырдылар.
Бөек бәйрәм - Җиңү көне хөрмәтенә ветераннар бәйрәм табынына азык-төлек җыелмасын Россия Федерациясе Дәүләт Думасы Федераль Җыены депутаты Айрат Хәйруллиннан да алды. Республиканың 1681 ветераны (алар арасында 1485 тыл хезмәтчәне һәм 196 сугыш ветераны) депутаттан күчтәнәч алды. Әлки, Алексеевск, Нурлат, балык Бистәсе, Югары Ослан, Яшел Үзән, Спас, Кама Тамагы районнары һәм Казан шәһәре ветераннарына бүләкләр өләшенде. Әлбәттә инде, дәһшәтле елларда фронтларда сугышып яки тылда фидакарь хезмәте белән Җиңүне якынайтучылар өчен мондый игътибар һәм бүләк шатлыклы булды.
Бәйрәмгә ике көн кала, 7 майда «Бердәм Россия» партиясе рәисе Дмитрий Медведевның иҗтимагый төбәк кабул итү бүлмәсе белгечләре РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин ярдәмчесе белән бергә Казан сырхауханәләрендә стационар дәвалануда булган Бөек Ватан сугышы инвалидлары янында булды. Җиңүчеләр буыны алдында без һәрвакыт бурычлы. безнең якты, тыныч тормышыбыз аларның фидакарь хезмәте, аларның үлемсез батырлыгы белән яуланган. Рәхмәт Сезгә, хөрмәтле ветераннырыбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев