Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ветеран янында кунакта

1 октябрьдә- Өлкәннәр көнендә район мәдәният йорты хезмәткәрләре сырхауханәгә Бөек Ватан сугышы ветераны Сәрдар Абзал улы Әхмәтҗанов янына барды. Уңайсыз шартларга карамастан, Сәрдар ага кунакларны шатланып каршы алды. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре аны Өлкәннәр көне белән котлап, күчтәнәч тапшырды, сәламәтлеге белән кызыксынды, ветеранның тормыш-көнкүреше белән кызыксынды. Аңа сәламәтлек, тыныч тормыш...

1 октябрьдә- Өлкәннәр көнендә район мәдәният йорты хезмәткәрләре сырхауханәгә Бөек Ватан сугышы ветераны Сәрдар Абзал улы Әхмәтҗанов янына барды.

Уңайсыз шартларга карамастан, Сәрдар ага кунакларны шатланып каршы алды. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре аны Өлкәннәр көне белән котлап, күчтәнәч тапшырды, сәламәтлеге белән кызыксынды, ветеранның тормыш-көнкүреше белән кызыксынды. Аңа сәламәтлек, тыныч тормыш теләделәр. Сәрдар ага очрашудан канәгать калды, мондый очрашуларның киләчәктә дә дәвам итүен ышаныч белдерде. Сугыш ветераны истәлеккә фотога төште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев