Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ветеран белән очраштык

"Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел" - дигән халык. Без,башлангыч сыйныф укытучылары, балалар белән һәр атнада сугыш ветераннары яисә тыл ветераннары белән очрашулар үткәрәбез. Бу атнада без Ибраһимов Мәхмүт бабайларда кунакта булдык. Ул 1926 елда Кама Тамагы районы Келәнче авылында туа. 1944 елның май аенда Армия сафларына алына. Тимер юл төзелешендә...

"Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел" - дигән халык.

Без,башлангыч сыйныф укытучылары, балалар белән һәр атнада сугыш ветераннары яисә тыл ветераннары белән очрашулар үткәрәбез. Бу атнада без Ибраһимов Мәхмүт бабайларда кунакта булдык. Ул 1926 елда Кама Тамагы районы Келәнче авылында туа. 1944 елның май аенда Армия сафларына алына. Тимер юл төзелешендә катнаша. Брянск, Белоруссия, Минск шәһәрләрен азат итүдә катнаша. 1950 елның ноябрь аенда авылга әйләнеп кайта. Хәзерге көнгә кадәр тормыш иптәше Галия апа белән тигезлектә бәхетле картлык кичерәләр. Без аларга киләчәктә сәламәтлек, тигез тыныч тормыш телибез.

Сезгә карап сокланабыз,

Күңелләрдә туа сабырлык.

Ярый әле сез бар, ветераннар,

Безгә өлге, үрнәк булырлык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев