Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Вера Гурьянова: «Һәр чыгарылышымны хәтерлим»

Кама Тамагы урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Татарстанның иң яхшы 42 педагогы исемлегенә керде.

Вера Гурьянованың гомер буе һәм бүгенге көнгә кадәр бөтен эшчәнлеге уку белән бәйле.

1998 елда Тәтеш педагогия училищесын тәмамлагач, Вера Викторовна үзенең хезмәт юлын туган мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып башлап җибәрә, анда 2005 елга кадәр эшли. Тормыш шартлары буенча аңа Мәскәүдә дә, «Салават күпере» балалар бакчасында да эшләргә туры килә, әмма балаларга белем бирү теләге аны яңадан яраткан мәктәбенә алып килә, менә инде дүрт ел ул биредә үзенең педагогик эшчәнлеген дәвам итә, уңышлы хезмәте нәтиҗәсендә «Ел укытучысы» бәйгесендә катнаша.

Педагог муниципаль һәм зона этапларындагы барлык конкурс сынауларын уңышлы узды һәм республикага этабына чакырылды.

«Минемчә, төбәк этабына җитү – ул үзе җиңү. Ләкин моңа мин үзем генә ирешмәдем, бу коллектив хезмәт нәтиҗәсе, - ди Вера Викторовна. - Төп этәргеч бирүчем мәктәп директоры Елена Закирова булды, ул миңа өч ай дәвамында ярдәм итте. Техник мәсьәләләрдә директорның укыту эшләре буенча урынбасары Фәрит Равилов булышты. Мин шулай ук математика һәм география укытучыларына да мөрәҗәгать иттем».

Бәйге «Адымнар» мәктәбендә узган. Беренче көнне педагог математика буенча ачык дәрес үткәргән. Икенче көнне «Табигать дөньясына кечкенә сәяхәт» дигән тәрбия чарасы уздырган – балаларны һәм жюрины районыбыз матурлыгы белән таныштырган.

«Без Идел сукмагы буйлап йөрдек, елга балыкларын күрдек. Шулай ук шахтаны, ике төрдәге гипсны күрсәттем. Безнең балаларны мондый әйберләр белән гаҗәпләндереп булмый, әмма шәһәр балалары таң калды».

Хәзерге вакытта Вера Викто- ровнаның дүртенче сыйныфны җитәкли, биредә 23 укучы белем ала. Сыйныфтагы биш отличникның портреты мәктәп холлында эленеп тора. Бу – беренче чиратта укытучылары Вера Викторовнаның казанышы. 

«Чиреккә 1-2 генә дүртле чыгып, кайбер балалар аздан гына отличник була алмый кала. Шулай да мин бу укучыларны да җыелышларда һәм ачык дәресләрдә күрсәтергә телим, шуңа күрә үз кабинетымда мактау тактасы булдырдым. Анда хәзер узган ел нәтиҗәләре буенча 8 бала бар, - ди 4«В» сыйныфы җитәкчесе. – Сыйныфымдагы кызлар инде волейбол уйный белә, хәтта ярышларда да катнашалар. Малайлар футбол буенча ярышларга йөри. Укучылардагы зур алгарыш мине куандыра, чөнки мин биргән белем базасы аларга үсәргә һәм яңа үрләр яуларга ярдәм итә». 

Язмабыз герое үзе чыгарган һәр сыйныфны хәтерләве турында әйтте һәм элеккеге укучыларының үзе янына килеп, хәлләрен белешүләренә бик шатлана. Быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары да үзләренең беренче укытучыларын онытмаслар дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев