Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ватанның яңа гражданнарын данладылар

12 июньдә Туфан Миңнуллин паркында “Русь. Россия. Туган ягым” дип аталган Россия көненә багышланган бәйрәм чарасы булып узды.

Бу көнне биредә тамашачылар күп җыелды, чөнки сәхнәгә быел апрель аенда «Районның мәдәни коды» конкурс программасында безнең районны тәкъдим иткән артистлар чыкты.

Халык монда яраткан җырчыларын тыңларга гына килмәде. Бу көнне традиция буенча 14 яшькә җиткән балаларга Россия Федерациясе гражданины паспорты ташырылды. Алар – Затоннан Злата Виноградова, Рәсим Елантьев, Иван Мочалов, Кама Тамагыннан Азат Гыйльметдинов, Кече Бортастан Эмиль Йосыпов, Олы Салтыктан Раил Ибраһимов, Рус Бортасыннан Николай Расторгуев, Караталдан Ришат Минвәлиев, Красновидоводан Степан Деманов һәм Тәмтедән Сергей Колыгин.

Аларга паспортларны район башлыгы Наил Вазыйхов һәм паспорт-виза хезмәте җитәкчесе Роза Хисамова тапшырды.

Шулай ук бу көнне бәйрәмгә берничә көн кала туган ике нәни гражданинга да бүләкләр бирелде. Алар –  Марк Федотов һәм Мия Мастерова. Балаларның бүләкләрен әбиләре чыгып алды.

Россия көнендә бүгенге көндә Ватан чикләрен саклаучылар турында да онытырга ярамый. Әти-әниләргә һәм туганнарга рәхмәт хатлары безнең якташларыбыз хезмәт иткән хәрби частьләр командирларыннан килде. Бу хатларны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Елена Сороковнина Красновидоводан Камониннарга, Рус Бортасыннан Гришиннар, Кирельскийдан Фәтхлисламовлар, Куйбышев Затоныннан Пляшевлар һәм Кече Карамалдан Вафиннар гаиләсенә тапшырды.

Ә сәхнәдә инде вакыйгалар барды. Бер-бер артлы бирегә җырчылар, биючеләр, фольклор ансамбльләре һәм халык хорлары чыкты. Паркта рус, татар, мордва җырлары яңгырады.

Бәйрәмдә фаер-шоу белән Марат Сәхибгәрәев, Кама Тамагы районының вокал һәм бию коллективлары чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев