Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Вакытны кулдан ычкындырмау мөһим

Кама Тамагы урта мәктәбе укучысы дәрәҗәле кунакны робототехника өлкәсендәге уңышлары белән таң калдырды.

«Бүген күргәзмәдә робототехника белән мавыгучы мәктәп укучысы белән аралаштык, - диде ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов йомгаклау сессиясендә чыгыш ясаганда. - Кайда яшәвең түгел, сине кем укытуы мөһим. Мондый талантлы балаларны мөмкин кадәр иртәрәк ачыкларга, күзләре янып торган вакытта, алар өчен барысы да кызыклы булганда, бер мизгелне дә югалтмаска кирәк».

Ризван Заһретдиновны, беренче сыйныфта укыганда, әнисе робототехника түгәрәгенә алып килә.

Алар түгәрәккә язылырга килгәч, педагогның эш белән мәшгуль чагы була.

– Мин малайның исем-фамилиясен журналга керттем, аңа инструкция һәм детальләр комплекты бирдем, үзем булмаганда, шуларны карый торырга куштым, - диде педагог Фәрит Равилов. – Кире әйләнеп килгәндә, робот җыелган иде инде. Беренче сыйныф укучысының, беренче тапкыр җыелманы кулына алып, инструкцияләрне һәм детальләрне аңлаганына гаҗәпләндем һәм шундый зирәк укучының минем юнәлешне сайлавына сөендем.

Ризван робототехника белән шулкадәр мавыгып китә ки, хәтта бар буш вакытын кабинетта үткәрә башлый, кайвакыт хәтта мәктәп ашханәсенә төшке ашка барырга да оныта. Баштарак укытучылар аны дәресләргә керергә, әти-әнисе исә өйгә кайтырга көчкә күндергән. Бүген Ризван – укытучысының горурлыгы.

– Узган ел Ризван өйрәнү өчен кушымталар ясау буенча республика конкурсында катнашты һәм башкарган эше өчен «Байтик» лагерына юллама белән бүләкләнде, - диде Фәрит Равилов.

«Мин юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү буенча кушымта булдырдым, - диде Ризван.  Ул аңа барлык юл билгеләрен, аларның билгеләнешен, куллану кагыйдәләрен һәм хәтта аларны бозган өчен билгеләнгән җәза формаларын керткән. Соңрак ясалма интеллектны тоташтырган, ул кушымтага тасвирламасы булган яңа билгеләр өстәячәк.

– Бу кушымта югары бәя алды һәм лагерь җитәкчелеге Ризванга укуын үзләрендә дәвам итәргә тәкъдим итте, - диде Фәрит Рәшит улы. - Ләкин Ризван баш тартты.

20-24 февральдә Казанда технология буенча республика укучылар олимпиадасының йомгаклау этабы узды.

Ярышларда Татарстан Республикасының 40 муниципаль районыннан укучылар катнашты. Кама Тамагы мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Ризван Заһретдинов олимпиада призеры булып танылды, ул 7 сыйныф өчен биремнәрне башкарган. 

Олимпиада өч этапта узган. Беренче теоретик этапта катнашучылар «Технология» белем бирү өлкәсендә төрле темаларга тестлар һәм биремнәр үтәгән. Икенчесендә укучылар Казан һәм Иннополис мәйданчыкларында үзләренең гамәли осталыкларын күрсәткән. Өченче этап кысаларында әзер проектларны презентацияләү һәм яклау узган.

Фәрит Равилов җитәкчелегендә Ризван барлык этапларны уңышлы үткән. 

Ризванның эше чын кызыксыну уяткан. Һәм аңа янә Иннополиста укырга тәкъдим иткәннәр.

– Мин баш тарттым, чөнки безнең Фәрит Рәшит улы белән бергә тормышка ашырырга теләгән планнарыбыз һәм ниятләребез күп. Теләсә нинди сорауга җавап бирә алырлык робот җыйдым, ләкин сорауга җавапны табу өчен аңа вакыт таләп ителә, процессны тизләтү өчен аны дөрес җаваплар тупланган миникомпьютерга тоташтырырга кирәк. Минем шулай ук аны “күрергә” дә өйрәтәсем килә –  робот тере объектларны тере булмаган предметлардан аера алсын иде, кешенең соравына тавыш белән җавап бирә алырлык булсын, куллары эшләсен өчен, гомумән, аны камилләштерергә кирәк.

Ризван миникомпьютер алырга акча җыя, ә ул арзан тормый, шуңа күрә биредә иганәчеләрнең ярдәме бер дә артык булмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев