Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үзеңә һәм киләчәгеңә ышан!

Кама Тамагы районы укучылары Мәскәү буйлап мавыктыргыч сәяхәттән кайттылар.

Өч көн эчендә балалар Россиянең бөеклеген раслаучы иң күренекле урыннарны әйләнеп чыккан һәм дәүләт башкаласының тарихи урыннарында булган.

Сәфәр “Август-Агро” ИК тарафыннан оештырылган һәм финансланган. Компания җитәкчелегенең яшь буынга ярдәм итүе инде беренче ел гына түгел. Татарстанда һәм Белоруссиядә яшәүче мәктәп укучыларының Мәскәүгә сәфәренең төп максаты – югары сыйныф укучыларын Россия тарихы, мәдәнияте һәм казанышлары белән таныштыру, шулай ук аларда Ватанга мәхәббәт һәм аның белән горурлык хисләре тәрбияләү.

31 март көнне безнең районнан 12 кеше, шул исәптән активистлар, республика олимпиадалары призерлары һәм җиңүчеләре илебез башкаласы буйлап өч көнлек сәфәргә юл тотты.
Мәскәү Кремле һәм Кызыл Мәйдан, Билгесез солдат кабере һәм “Корал палатасы” музей-хәзинәсе, Воробьев таулары һәм Баш ию тавы, Мәскәү планетарие һәм Мәскәү-Сити күп катлы бинасы, күренекле ватандашларга куелган һәйкәлләр – болар сәяхәт вакытында мәктәп укучылары булган истәлекле урыннарның бик аз өлеше генә. Сәяхәт дәвамында төркемне озата барган профессиональ гид Юлия Арбузова балаларга борынгы шәһәрнең элеккеге йортлары, мәйданнары һәм гыйбадәтханәләре турында дистәләгән легенда һәм риваятьләр сөйләгән.

Өч көн эчендә Мәскәү урамнарында төшерелгән йөзләгән фото һәм видео социаль челтәрләргә, якыннарга, дусларга һәм туганнарга таратылган. Яшүсмерләр социаль челтәрләрдә чын горурлык хисе белән “әнә шул тарихи урынның” нәкъ үзендә булганнары турында яздылар.

Программаның кульминациясе Халык һөнәрләре күргәзмәсенә бару булган. Шунысы игътибарга лаек – күргәзмәнең экскурсоводлары балаларның игътибарын төп керү юлындагы атаклы «Тракторчы һәм колхозчы» һәйкәленә юнәлткән һәм авыл хуҗалыгы өлкәсенең теләсә кайсы дәүләтнең нигезе булып торуы турында аңлаткан. 

Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә «Россия» күргәзмә-форумы кысаларында илнең 89 төбәге үзенең яңа фәнни-сәнәгать эшләнмәләрен, мәдәни һәм табигый истәлекле урыннарын, милли традицияләрен тәкъдим итә. Татарстанның авыл районнарыннан килгән укучыларга экскурсовод белән дистәләгән стендлар аша узып, үз илләре белән бераз гына булса да танышу мөмкинлеге булды. Хәзер балалар өчен бөтен чиксез Ватанны әйләнеп чыгу турындагы уйның никадәр кызыктыргыч булуы турында инде әйтәсе дә юк.

– Әтием балачагында «Артек» лагерында булган. Аның ул чакта алган тәэсирләре гомерлеккә хәтерендә саклана. Ул минем дә республикадан читкә сәяхәт кылу мөмкинлеге барлыкка килүгә куанды, - диде Олы Кариле урта мәктәбе активисты Камилә Сафина.

Иске Казиле мәктәбеннән предмет олимпиадаларында катнашучы Алисә Яруллина да аның белән килешә: 

– Бу сәяхәт – чын бүләк. Мин беренче тапкыр Мәскәүдә булдым, ул гына да түгел, яңа дуслар да таптым. Сәяхәт бик ошады, аеруча океанариум истә калды, - диде ул.

Шулай ук «Беренчеләр хәрәкәте» һәм «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасының уртак интерактив проекты да яшүсмерләрдә онытылмас тәэсир калдырган. Уникаль технологияләр ярдәмендә балалар үзләренең хыялларын формалаштырганнар, ә аннан соң шәхси «порталларда» аның визуаль гәүдәләнешен күргәннәр.

Хыялларына омтылган малайлар һәм кызлар бер-бер артлы төрле этапларны үткәннәр. Проект авторлары тамашачыларга хыялга холык ныклыгы, тырышлык һәм ихтыяр көче белән ирешеп булуын җиткерергә тырышкан. Ә Россия – зур мөмкинлекләр иле, анда бай мираска һәм халыклар бердәмлегенә таянып, һәркем үсә ала.

– «Беренчеләр хәрәкәте»нең бу проекты ярдәмендә Халыкара мөнәсәбәтләр институтына керү һәм тәрҗемәче булу максатымның чынга ашачагына инандым. Мин аңа һичшиксез ирешәчәкмен, - диде Кама Тамагы урта мәктәбе укучысы, тарих һәм инглиз теле буенча республика олимпиадасы призеры Диана Сәгъдиева. – Бу сәяхәт өчен, Мәскәүне күрү, үзебезгә һәм киләчәгебезгә ышаныч мөмкинлеге биргән өчен “Август” компаниясенә бик зур рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев