Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Уңышка омтылу мөһим

2005 елдан ун ел дәвамында 25 гыйнварда «россия студентлары көне» билгеләп үтелә. Шулай килеп чыккан ки, еракта калган 1755 елда патшабикә Елизавета Петровна нәкъ менә Татьяна көнендә «Мәскәү университетын оештыру турында»гы фәрманга кул куя. Соңгы елларда ата-аналар да балаларын югары белем алуга өнди, хәер укучылар үзләре дә шуңа омтыла. Статистика...

2005 елдан ун ел дәвамында 25 гыйнварда «россия студентлары көне» билгеләп үтелә. Шулай килеп чыккан ки, еракта калган 1755 елда патшабикә Елизавета Петровна нәкъ менә Татьяна көнендә «Мәскәү университетын оештыру турында»гы фәрманга кул куя.

Соңгы елларда ата-аналар да балаларын югары белем алуга өнди, хәер укучылар үзләре дә шуңа омтыла. Статистика да моны раслый. Мәсәлән, узган уку елында безнең районда урта мәктәпне 117 укучы тәмамлаган. Шуларның 86сы төрле ВУЗларга укырга кереп, нигездә Казанда белем ала. Хәзер районнан 427 яшь кеше Россия студентлар сафын тулыландыра. Мәктәп чыгарылышының нинди белем - урта махсус яки югары белем алуы мөһим түгел, иң мөһиме - аның таләп ителгәнлеге. Бүген эш бирүчеләр эшкә дәгъва кылучының аралаша белүе, яңа идеяләрне алга этәрүе һәм гамәлгә куюы, уңышка омтылуы кебек сыйфатларына да игътибар бирә. Гыйнварда студентлар кышкы сессияне тапшыра. Имтиханнар арасында район үзәгендә яшәүче ике студентны «Акчарлак» спорт комплексында күрә алдык. Эмиль Хәйруллин һәм Александр Левагин - Казан дәүләт энергетика университетының 1нче курс студентлары.

- Егетләр, зачет һәм имтиханнарыгызны ничек тапшырасыз?

Эмиль: «Без хәзер ВУЗ студентының көндәлек тормышына ияләштек инде. Әмма имтихан, зачетларны бирү өчен тырышырга кирәк. Хәзер ВУЗларда студентларның белемен һәм гомуми тырышлыгын бәяләү өчен балл-рейтинг системасы кертелде. Әти-әниләр, туган мәктәбебез йөзенә кызыллык китермәбез, дип ышанып калабыз».

Саша: «Нигездә безгә физика һәм математикадан белем бирәләр, гуманитар фәннәр дә бар. Өлкән сыйныфларга күбрәк шөгыльләнеп, мәктәптә үк фәннәрдән билгеле күләмдә белем алырга тәкъдим итәр идек. Кайвакыт белем җитмәү сизелә».

- Гомумән алганда, студентлар тормышы нинди?

Эмиль: «Безгә бик ошый. Тулай торак университет янәшәсендә генә. Без бергә алты урынлы бүлмәдә яшибез. Үзебез җыештырабыз, тулай торак буенча кизү тору бар».

Саша: «Коридорда ук теннис өстәле куелган, буш вакытыбызда уйнап алабыз».

Эмиль: «Без балачактан спорт белән шөгыльләнергә ияләшкән. Мин футбол секциясенә йөрим».

Саша: «Мин бокска язылдым, күнегүләр атнага өч тапкыр үткәрелә».

- Ничек өлгерәсез, бу укуга комачауламыймы?

- Киресенчә, спорт дисциплинага өйрәтә, без вакытыбызны бүлеп куябыз.

Эмиль: «Биредә безнең «үз сыйныфыбыз» бар. Кайвакыт үзеңне мәктәптә кебек сизәсең, ВУЗда безнең чыгарылыштан тагын 6 сыйныфташыбыз укый. Алар - Марат Латфуллин, Камил Галиев, Рәзинә Хәкимова, Илүзә Галиева, Лиана Вәлиуллина, Гүзәл Гомәрова.

- Нинди белгечлек алачаксыз?

- Без «Техник системада идарә һәм мәгълүмат» факультетында белем алабыз. без - булачак җылыту электр станцияләре инженерлары. ВУЗны тәмамлаганнан соң кайда эшләячәгебез әлегә билгеле түгел. Безнең белгечлек һәрвакыт таләп ителгән һәм кирәк икәнен генә беләбез. Үз районыбызда эш булса, яхшы булыр иде.

- Бүгенге укучыларга теләкләрегез.

- Мәктәпнең иҗтимагый һәм спорт тормышында актив катнашуыбыз ярдәм итте. Ул мөстәкыйльлеккә, дисциплинага өйрәтә, үз көчеңә ышаныч бирә. барысына да өлгерергә тырышсыннар иде һәм, әлбәттә, сәламәт яшәү рәвеше алып барсыннар. Без поселогыбыздагы «Акчарлак» спорт комплексында даими булабыз, биредә спорт белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар булдырылган. Безнең район бик матур, аның тагын да матуррак булуын һәм үзебездә яшьләр мөмкинлекләрен гамәлгә ашыру өчен барлык шартлар булдырылуын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев