Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үтенечләр исәпкә алынды

Куйбышев Затонында ремонттан соң почта бүлекчәсе ачылды.

Поселокта яшәүчеләр һәм почта хезмәткәрләре өчен бу бик шатлыклы вакыйга булды. Почта бүлекчәсе бинасына күптән ремонт таләп ителә иде.

Быел җәй анда ремонт ясадылар, ул бик кыска вакыт эчендә эшләнде, шул ук вакытта, почта хезмәткәрләренең үзләре фикеренчә, барысы да сыйфатлы башкарылган.
Бинаны ачу атмосферасы бәйрәмчә һәм тантаналы иде. Чарага күрше йортларда яшәүчеләр килде, «Татарстан» ДТРК журналистлары видеорепортаж төшерде, үзенең иҗат төркеме белән танылган алып баручы Дмитрий Второв та килгән иде.

Вакыйгага үзешчән артистлар чыгышы ямь өстәде. Иртәдән үк яңгыраган музыка, җирле халыкны җәлеп итеп, бәйрәм кәефе булдырды. 
Чарада Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, «Россия Почтасы» АҖның «Татарстан почтасы» идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов, муниципаль район башлыгы Наил Вазыйхов катнашты.

Әгъзам Самат улы Куйбышев Затонында яшәүчеләрне яңартылган почта бүлекчәсе ачылу белән котлады: «Бу халык өчен, бигрәк тә авыл җирлеге өчен бик мөһим учреждение», - диде ул.

“Куйбышев Затонындагы почта бүлекчәсе бинасына республикада беренчеләрдән булып капиталь ремонт ясалды, киләчәктә бу эшне Татарстан районнарында дәвам итү планлаштырыла», - диде Илнур Нәваил улы. Безнең районда ремонтка мохтаҗ почта бүлекчәләре тагын бар әле, бәлки, тиздән алар да яңартылыр.

Наил Альберт улы почта бүлекчәсенә ремонт зарурлыгы буенча төрле оешмаларга мөрәҗәгать иткән Альмира Винниковага рәхмәт белдерде. «Мин үтенечләрегезнең исәпкә алынуына һәм бинага ремонт ясалуга бик шатмын, хәзер яңартылган бина затонлыларны куандырып торачак».

Символик ачкычны почта бүлекчәсе җитәкчесе Венера Истоплениковага тапшырдылар һәм бердәм алкышлар астында кызыл тасма киселде. 

Теләге булган һәркем почта бүлекчәсенә керде, хәзер анда төзек һәм якты, хезмәткәрләр өчен дә, халык өчен дә уңайлы шартлар булдырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев