Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Урман кодексына үзгәрешләр кертелде

Агымдагы елның 1 октябреннән сату-сатып алу килешүләрен үзгәртү һәм өзүнең, гражданнар һәм юридик затлар тарафыннан урман участокларын арендалауны озайту тәртибе билгеләнә. 2015 елның 29 июнендә "Россия Федерациясе Урман кодексына һәм урман мөнәсәбәтләрен җайлауны камилләштерү бүлегендә Россия Федерациясенеж аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында"гы 206нчы федераль закон кабул ителде. Торг нәтиҗәләре...

Агымдагы елның 1 октябреннән сату-сатып алу килешүләрен үзгәртү һәм өзүнең, гражданнар һәм юридик затлар тарафыннан урман участокларын арендалауны озайту тәртибе билгеләнә.

2015 елның 29 июнендә "Россия Федерациясе Урман кодексына һәм урман мөнәсәбәтләрен җайлауны камилләштерү бүлегендә Россия Федерациясенеж аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында"гы 206нчы федераль закон кабул ителде.

Торг нәтиҗәләре буенча килешенгән урман участогын сату-сатып алу килешү суд карары нигезендә генә үзгәртелә ала. "Урман участогы" һәм "урман утыртмаларын кисү" төшенчәләре тәгаенләнде.

Диләнкәсе төшенчәсе, аларны башкару тәртибе кертелде, утын әзерләү тәртибе тәгаенләнде, кешеләрнең аерым категориясе тарафыннан үзагач әзерләү үзенчәлекләре кертелде.

Урман кодексы урман участокларын проектлау турындагы маддә белән тулыландырылды. Ул урман участокларына проект документлары әзерләүне, урман участколары проектларын гамәлгәкую тәртибен күздә тота.

Әлеге үзгәрешләр 2015 елның 1 октябреннән көченә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев