Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Урман байлыгы

18 май урман утырту көне буларак билгеләп үтелә. Моңа бәйле рәвештә Кариле урманчылыгы урманчысы Азат Хикмәтуллин белән сөйләштек. Теләсә кайсы урман хуҗалыгының визит карточкасы булып питомник санала. Анда урманчылыкның бүгенгесе һәм киләчәге чагыла. Республикада булган имәнлекләрнең генетик потенциалын Кайбыч махсус орлыкчылык урман хуҗалыгында урнаштырылачак заманча «Россия имәнлекләре» фәнни-җитештерү комплексы төзелеше...

18 май урман утырту көне буларак билгеләп үтелә. Моңа бәйле рәвештә Кариле урманчылыгы урманчысы Азат Хикмәтуллин белән сөйләштек.
Теләсә кайсы урман хуҗалыгының визит карточкасы булып питомник санала. Анда урманчылыкның бүгенгесе һәм киләчәге чагыла. Республикада булган имәнлекләрнең генетик потенциалын Кайбыч махсус орлыкчылык урман хуҗалыгында урнаштырылачак заманча «Россия имәнлекләре» фәнни-җитештерү комплексы төзелеше турында карар чыгарылды. Ул киләчәктә Татарстанда гына түгел, бөтен Россиядә дә имәнлекләрне торгызырга булышачак.
Биредә урман питомникларында ел саен 3 миллионга якын имән, чыршы, каен, нарат, корыч агач (ясень), акация, усак, өрәңге һәм башка агач-куак токымы үсентеләре үстереләчәк. Республиканың өч муниципаль районында урманны торгызуда нәкъ менә алар хезмәт итәчәк. Аларга безнең район да керә. Кариле урманчылыгы урман фондының гомуми мәйданы 103,45 га тәшкил итә. Баш урманчы Азат Хикмәтуллин әйтүенчә, узган елда 12,5 гектар мәйданда урман культуралары булдырылган, 10 га мәйданда урман утыртылган, 50 га мәйданда табигый урманны торгызуга ярдәм ителгән.
«Җитәкче һәм гади кеше буларак, минем өчен беренче бурыч - генетик фондны торгызу. Иманым камил, урман дәүләт, гомумхалык кыйммәте булырга тиеш,- ди Азат Хикмәтуллин.- Хәзер урманны торгызу вакыты башланды».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев