Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Урыннарда инициатива күрсәтелсен

МР башлыгы Зөфәр Гарәфиев катнашындагы чираттагы киңәйтелгән утырышлар Кама Тамагында балалар музыка мәктәбе актлар залында һәм ЦРБда, шулай ук Тенеш поселогында, балтач авылында үткәрелде. Балтачта халык белән МР башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйлметдинов очрашты. Балалар музыка мәктәбенә Агрошәһәрчек һәм Могҗизалар кыры микрорайонында яшәүчеләр җыелган иде. Иң элек муниципаль район башлыгы үзләрен...

МР башлыгы Зөфәр Гарәфиев катнашындагы чираттагы киңәйтелгән утырышлар Кама Тамагында балалар музыка мәктәбе актлар залында һәм ЦРБда, шулай ук Тенеш поселогында, балтач авылында үткәрелде. Балтачта халык белән МР башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйлметдинов очрашты.
Балалар музыка мәктәбенә Агрошәһәрчек һәм Могҗизалар кыры микрорайонында яшәүчеләр җыелган иде.
Иң элек муниципаль район башлыгы үзләрен борчыган көнүзәк мәсьәләләрне сөйләү өчен сүзне халыкка бирде.
Альберт Сәлимов Муса Җәлил урамындагы урам утлары, гомумән алганда электр тапшыргыч линиясе һәм баганалар торышы проблемасын күтәрде. "Кама Тамагы штп" МБ башлыгы урынбасары Нияз Камалиев бу сорауның Буа шәһәре электр челтәренә адреслануын хәбәр итте һәм киләчәктә бу оешма агрошәһәрчек, Чирков урамындагы электр линияләрен реконструкцияләнүе планга кертә. Зөфәр Галимуллович тиз арада баганаларга җитмәгән яктырткычлар куярга кирәклеген белдерде. Комаров урамындагы 19 нчы йортта яшәүче йортларына капиталь ремонт үткәрелсә дә, подъездның эшләнеп бетмәвен белдерде. МР башлыгы мәсьәләнең дөрес куелуын һәм тизарада ремонтны төгәлләргә кирәклеген әйтте.
Дзержинский урамында яшәүче пенсионер Альфред Гомәров урамдагы колонкаларның алынуына борчу белдерде, аның фикеренчә бакчага су сибү һәм мунча ягу өчен су алу урыннары калмый. Коммуналь челтәрләр җитәкчесе Олег Хахалев бу уңайдан төгәл аңлатма бирде.
Илмир Гыйлметдинов район үзәгендә яшәүчеләрне борчыган мәсьәләне күтәрде: Комсомол урамында автотранспорт йөрү өчен юлның булмавы, Киров урамындагы санкцияләнмәгән калкулыклар.
Зөфәр Галимуллович катнашучыларның игътибарын район үзәгендәге зур проблема - ярны ныгытуга юнәлтте.
"Биредә зур суммада акча кирәк һәм без моның өстендә эшлибез",- диде муниципаль район башлыгы.
Олег Хахалев район үзәгенең "Чиста су" программасына кертелүе хакында мәгълүмат бирде, Могҗизалар кыры микрорайонында суны урлау фактлары булуын әйтте. "2013 елның 1 июленә кадәр закон һәркемгә суга исәп приборларын куюны йөкли, халык су өчен дә түләргә кирәклеген аңларга тиеш",-диде ул.
"Кама Тамагы штп" МБ башлыгы урынбасары Нияз Камалиев шәһәр җирлегенең агымдагы елның 9 аендагы эше турында мәгълүмат бирде, бюджетны тулыландыру өчен резервлар булуын билгеләде, төзекләндерү мәс ьәләсендә ярдәм иткәннәре өчен учреждение һәм оешма хезмәткәрләренә, халыкка рәхмәт белдере.
Үзәк дәваханәгә поселокның төньяк-көнбатыш өлешендә яшәүчеләр җыелган иде. "Кама Тамагы штп" башлыгы урынбасары Нияз Камалиевка сораулар бирелде. Алар "Акчарлак" спорт сәламәтләндерү комплексы бинасы түбәсен ремонтлау, Гагарин урамында аптекадан соң урамга асфальт салу, шул ук урамда су чыгару системасын монтажлау (чөнки язгы ташу вакытында су торак йортларга керә) турындагы сораулар бар иде.
Аннан соң катнашучылар алдында "Кама Тамагы коммуналь челтәрләр" ААҖ генераль директоры Олег Хахалев һәм участковый Марат Садруллин чыгыш ясады. Катнашучыларның аларга сораулары булмады. Барлык чыгышларга район башлыгы Зөфәр Гарәфиев йомгак ясады.
Тенеш поселогында халык җыелышы чагыштырмача җанлы узды. «Кама Тамагы коммуналь челтәре» ААҖ җитәкчесе Олег хахалевка, шәһәр җирлеге башлыгы Илсөяр Гайнетдиновага, муниципаль район башлыгы Зөфәр гарәфиевка да сорауларны бер-бер артлы яудырып кына тордылар.
Суүткәргеч челтәрен алыштыру буенча башкарылган эшкә карамастан, поселокта урам юллары көнүзәк булып кала. «рудник 80-90нчы елларга әйләнеп кайтты, - дип зарланды халык.- Апрельдән октябрьгә кадәр резин аяк киемсез хет өеңнән чыкма». Зөфәр Галимуллович бу мәсьәләнең иң беренчеләрдән булып хәл ителәсен вәгъдә итте.
Мәктәпне яңа суүткәргеч системасына кайчан кушалар, йортларны суүткәргечкә тоташтырган өчен халыкка кайчан калькуляция бирәчәкләр, поселокта барлык су колонкаларын алгач, бакчаларга су ничек сибеләчәк, суэтем башнясын кушканда электр белән өзеклекләр кайчан бетәр, балаларга яңа бакча кайчан булыр, сыйфатсыз капремонт өчен кем җаваплы? Сорауларның барысы да түгел әле бу. Тенешлеләрнең активлыгына сокланырга гына кала. барлык сораулар да контрольгә алынган, югыйсә, аларның күбесе поселок һәм район җитәкчелеге өчен яңалык түгел. Әмма үз проблемаларына игътибар юнәлтеп, алар турында искә төшереп, кешеләр аларны хәл итүне якынайта. Биредә район башлыгы электрикларга да, подрядчыларга да кимчелекләрне бетерү йөкләмәсе бирде.
Аннары Зөфәр галимуллович райондагы эшләр белән таныштырды, нинди проблемаларның урыныннан кузгалганлыгы, авыл халкы алдында нинди перспективалар ачылуы хакында сөйләде. Ул шулай ук ТР Дәүләт Советына депутатларны өстәмә сайлауда катнашырга чакырды.
(Дәвамы 2 биттә)
(Ахыры. Башы 1 биттә)
Балтач авыл мәдәният йортында Балтач авыл җирлегенә кергән торак пунктта яшәүче, булган проблемаларны хәл итү белән кызыксынган халык зал тутырып җыелган иде.
Аларны аеруча юлсызлык һәм авылга керү юлындагы күперне ремонтлау проблемасы борчый. Юл булса, авыл да яшәр, кайтып төпләнүчеләр дә булыр иде, ди халык. Рөстәм Ирек улы билгеләп үткәнчә, эш урыныннан кузгалган: юлны Кече Кариле ягыннан салачаклар, проект эшләнгән, белгечләр килгән, алар тарафыннан тиешле билгеләр куелган.
Авылда телефон элемтәсе начар эшли. РУЭС җитәкчесе Илназ Хөснетдинов билгеләп үткәнчә, мәсьәләне хәл итү киләсе елда планлаштырыла. Халык телефон эшләми торса да абонемент түләвенең тулысынча алынуыннан зарланды. Су белән тәэмин итүдә дә хәл борчулы. Суэтем башнясына автомат кую тәкъдим ителде.
Җирлек башлыгы Хәниф Гатауллин эшләнгән эшләрдән түбәндәгеләрне билгеләп үтте: йортларны, җир участокларын һәм милекне теркәү күрсәткечләре яхшы. Экологик өмәләр оештырылган, чишмәләр чистартылган, икесенә бура куелган, Балтач авылында өч күпер ремонтланган, зират өстен чистарту буенча өч өмә үткәрелгән. Хәниф Гарифулла улы халыкны бу өмәләрдә активрак катнашырга чакырды, чөнки анда һәркемнең әби-бабалары, якыннары җирләнгән. Балтачта урта урамда 250 метр озынлыкта суүткәргеч салынган, кичен урамнарны яктырту мәсьәләсе хәл ителгән. Каты көнкүреш калдыклары салу урыны чистартылган. Санкцияләнмәгән бер чүплек бетерелгән. Җирлек башлыгы халыктан авылда санитар нормаларны саклауны үтенде. Тәртип бозучылар өчен административ штраф каралуын билгеләп үтте. Болардан тыш авыл эчендәге юллар тигезләнгән.
Авылда яшәүчеләр катнашында төрле мәдәни чаралар оештырыла, барлык календарь һәм дини бәйрәмнәр билгеләп үтелә. Халык ФАПны ремонтлау мәсьәләсен күтәрде. Киләсе елда авылда мобиль ФАП куелачагы хәбәр ителде. Дарулар белән тәэмин итү мәсьәләсе күтәрелде, атнага бер тапкыр күчмә даруханә килүне үтенделәр.
Аннан соң агрофирманың Сөйки бүлекчәсендәге эшләр торышы турында бүлекчә идарәчесе урынбасары Рөстәм Вафин, җир пайларына түләү, аларны агрофирмага сату мөмкинлеге турында җир һәм милек мәсьәләләре буенча белгеч Ринат Ишмиев, райондагы криминоген хәл турында РФ ЭЭМ «Югары Ослан» муниципаль районара бүлегенең Кама Тамагы полиция бүлеге җитәкчесе урынбасары Радик Әхмәтҗанов сөйләде.
Ахырдан МР башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйлметдинов халыкка дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советына 45 нче бер мандатлы Апас сайлау округына депутатларны өстәмә сайлау турында мәгълүмат бирде һәм актив катнашырга чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев