Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ураза башланды

Мөхтәрәм дин кардәшләрем, Рамазан ае килеп җитте. Аллаһ сөбханәкә вә Тагәлә Коръән-Кәримендә әйтте: «И, иман китергән бәндәләрем, сәламәт, гайрәтле, көчле, куәтле, акыллы хәлегездә Рамазан аена ирешсәгез, ураза тотыгыз». Карагыз, монда милләтләрне дә аермады, ә бары тик иман китереп, мөселман булган кешеләргә эндәште! Пәйгамбәребез галәйхиссәлам мөбарәк хәдисендә әйтте: «Рамазан аенда ураза...

Мөхтәрәм дин кардәшләрем, Рамазан ае килеп җитте. Аллаһ сөбханәкә вә Тагәлә Коръән-Кәримендә әйтте: «И, иман китергән бәндәләрем, сәламәт, гайрәтле, көчле, куәтле, акыллы хәлегездә Рамазан аена ирешсәгез, ураза тотыгыз». Карагыз, монда милләтләрне дә аермады, ә бары тик иман китереп, мөселман булган кешеләргә эндәште!
Пәйгамбәребез галәйхиссәлам мөбарәк хәдисендә әйтте: «Рамазан аенда ураза тотучы бәндәләргә күп сөенечләр бар». Ике зур сөенечкә ия булабыз. Беренчесе: көндез ураза тотканнан соң - ифтар вакытында ризыкка ирешү сөенече. «Әлхәмдулиллах, шушы көннең уразасын тотып, ифтарга ирештем. И раббым, тоткан уразаларымны кабул итсен иде, бәндәчелек белән кылган гөнаһ-хаталарымны тоткан уразаларым бәрәкәтендә ярлыкасын иде», - дип ризыкны «бисмиллә» әйтеп кабуыгыз бик зур сөенеч. «Моннан да атыграк сөенеч юк, - ди пәйгамбәр галәйхиссәлам, - бу кыямәт көнендә Аллаһ хозурына барган вакытта тоткан уразаларыгыз бәрәкәтендә җәннәтләргә ирешүегез».
Аллаһы Тәгалә безнең иманнарыбызны ачлык белән сыный. Бу бик зур сынау, чөнки беркем күрмәсә дә, янында беркем булмаса да, ризык бар. Ләкин Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын өмет итеп, ризыктан, хәләл икмәктән тыелабыз.
Рамазан аенда ураза тоткан бәндәләргә күп-күп сөенечләр, вәгъдәләр бар. Ә Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән күркәм вәгъдәләрнең иң зурысы: «Рамазан аенда ураза тотучының тоткан уразасы кабул булса, анадан яңа туган бала шикелле гөнаһсыз булып калыр», - диелгән Рәсүлебезнең хәдис шәрифләрендә.
Һәр барыбызның да тоткан уразаларын, укылган тәравихларыбызны да Аллаһы Тәгалә кабул итсен, саулык-сәламәтлек белән гаетләребездә очрашырга насыйп булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев