Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Урамга нинди исем бирәбез...

Кама Тамагы шәһәр тибындагы поселокта Заовражный Каратай урамы - район үзәгенең рәсми адрес хуҗалыгында Заовражный Каратай авылы шулай атала иде. Авыл Кама Тамагына якын урнашканлыктан урам дип атала, шул ук вакытта поселок та "үсеп" авылга кадәр барып җиткән. Бүгенге көндә Заовражный Каратайның адрес хуҗалыгын яңарту мәсьәләсе көнүзәк булып кала -...

Кама Тамагы шәһәр тибындагы поселокта Заовражный Каратай урамы - район үзәгенең рәсми адрес хуҗалыгында Заовражный Каратай авылы шулай атала иде. Авыл Кама Тамагына якын урнашканлыктан урам дип атала, шул ук вакытта поселок та "үсеп" авылга кадәр барып җиткән.
Бүгенге көндә Заовражный Каратайның адрес хуҗалыгын яңарту мәсьәләсе көнүзәк булып кала - урам тулы бер микрорайонга әверелде. Шул уңайдан Заовражный Каратай урамнарына исемнәр бирү мәсьәләсе хәл ителә. Узган атнада анда яшәүчеләр белән җыелыш үткәрелде һәм урамнарга исемнәр бирү мәсьәләсе тикшерелде. 11 урамның сигезенә исемнәр бирелгән: Девятаев (Советлар Союзы герое), Заовражный Каратай, Казан, Яңа, Яр буе, Колхоз, Аркылы, Таулар яки 9 Май урамнары. Калган өч урамга исемнәр бирелмәгән әле, шулай да тәкъдим ителгән исемлек бар һәм аңа республикада танылган шәхесләр фамилияләре кергән, мәсәлән, Красновидоводан тулы Дан Ордены кавалеры Николай Ларягин, РСФСР һәм ТАССРның халык артисты Виктор Маслов ...
Районда яшәүче һәркем яңа урам исемнәрен тикшерүдә катнаша ала, моның өчен тәкъдимнәрне "Кама Тамагы штп" муниципаль берәмлеге башлыгы Нияз Камалиевка, муниципаль район Советы, башкарма комитетка юлларга кирәк.
- Заовражный Каратайда адрес хуҗалыгын яңарту мәсьәләсе күптән өлгерде,- ди Нияз Илгиз улы. Безнең адреска Заовражный Каратайда яшәүче гражданнардан күпсанлы мөрәҗәгатьләр керде, аларда милек, җир һәм башка төр мәсьәләләрне рәсмиләштергәндә күп кенә проблемалар килеп чыккан. Шулай ук бер зур урамга хезмәт күрсәтүче элемтәчеләр, хат ташучылар энергетиклар да аңлашылмаучанлыктан зарланды.
Әлбәттә, Заовражный Каратайда яшәүчеләр өчен адрес хуҗалыгын яңарту кайбер кыенлыклар китереп чыгарачак, мәсәлән, паспорттагы прописка штампы, җирнең кадастр номеры һәм башкалар. Шулайда яңа адрес алуның өстенлекләре дә күп булачак.
Яңа Заовражный Каратай микрорайоны урамнарына бирелгән кайбер исемнәр аңлашылмаучанлык тудыра. Мәсәлән, Кама Тамагы штп үзәгеннән ерак урнашкан Үзәк урам, элек район үзәгендәге урамнарның берсенә бирелгән һәм соңрак Комсомол урамына үзгәртелгән Колхоз урамы, Аркылы урамы исемен дә оригиналь дип әйтеп булмый. Яңгырашсыз исемнәр куйганчы, безнең республикада, районда исемнәрен урамнарга биреп, истәлекләрен мәңгеләштерерлек танылган кешеләр шактый. Район җәмәгатьчелеге фикер алышуларда катнашып, урамнарга исемнәрен бирерлек лаеклы фамилияләр табар дип ышанып калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев