Уңышлы үзгәреш – уртак эш нәтиҗәсе
Куйбышев Затонында гражданнар җыелышын җирлек башлыгы Николай Ефимов ачты.
“Безнең поселокта барган үзгәрешләрнең уңышы күбесенчә уртак эшебезгә, бер-беребезгә ышанычка – кешеләрнең хакимияткә һәм хакимиятнең кешеләргә ышанычына бәйле", - дип башлады чыгышын Николай Борисович.
Ул билгеләп үткәнчә, 2022 ел җирлек өчен бик җиңел булмаган, шул ук вакытта бер ел эчендә зур эшләр башкарылган.
Поселок башлыгы бюджет акчаларын куллану турында сөйләде. Иң күп керем салымнардан килә: җир салымыннан – 2 млн 846 мең сум, физик затлар кеременә салым – 2 млн 171, 2 мең сум һәм физик затлар милкенә салым – 888 мең сум. Шул ук вакытта ел башына поселокта яшәүчеләрнең салымнар буенча бурычлары 220 мең сумга якын. Җирлек башлыгы халыктан законда билгеләнгән милек салымнарын түләү срокларын үтәвен үтенде.
Николай Борисович “Үзара салым” программасы турында аерым сөйләде. Узган ел барлык акчалар да тиешенчә файдаланылган, алар Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәм хәбәрсез югалган якташлар истәлегенә куелган мемориаль комплексны ремонтлауга, юлларга вак таш түшәүгә, каты көнкүреш калдыклары өчен бункер сатып алуга, корыган һәм куркыныч тудырган агачларны кисүгә тотылган. Быел үзара салым акчаларын Камышлы күлне чистартуга һәм төзекләндерүгә, юлларга вак таш җәюгә куллану планлаштырыла. Авыл халкы поселоктагы башка күлләрнең дә торышы начар булуны билгеләп үтте.
"Барлык күлләрне дә бер үк вакытта тәртипкә китереп булмый, Камышлы күленнән башларга карар ителде. «Камыши" ТИҮнең грант акчаларына төзекләндерү буенча эш башланды. Яктылык өчен ике терәк багана, беседка, эскәмияләр урнаштырылды һәм территория чистартылды. Күлне һәм аның янәшәсендәге территорияне исәпкә кую буенча кадастр эшләре башкарылды. Алга таба күлләрне чистарту һәм төзекләндерү буенча эш дәвам итәчәк», - диде поселок башлыгы.
Камышлыдагы күлне төзекләндерү темасына елгачылар бистәсенең территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Альмира Винникова да кагылды. Альмира Кадыйр кызы затонлыларны поселокны төзекләндерү объектларына сак карарга, чәчәк түтәлләрен бозмаска, беседканы һәм күл янындагы ял зонасын җимермәскә, яшүсмерләр тарафыннан мондый гамәлләрне булдырмаска чакырды. "Бары тик уртак тырышлык белән генә без бистәне саклап кала алабыз", - диде ул.
Альмира Кадыйр кызы “Үзара салым” программасында актив катнашырга чакырды һәм проблемалы мәсьәләләрне дә җиткерде. Алар арасында: мәдәният йорты артындагы ярның ишелүе, Гагарин урамындагы сүтелгән йортның нигезен сүтү, иске хастаханә бинасы кебек үк ул да күренешне бозып тора; почта бүлеге бинасын ремонтлау; поселоктагы юлларга асфальт салу; атнага бер тапкыр табиб амбулаториясе бинасында педиатр һәм гинеколог кабул итүен оештыру. Ул шулай ук бер ел эчендә уртак тырышлык белән ирешелгән эшләр турында сөйләде һәм Наил Альберт улына һәрьяклы ярдәме өчен рәхмәт белдерде.
Проблемалы сорауларга район башлыгы Наил Вазыйхов үз докладында җавап бирде, анда ул 2022 елда район территориясендә башкарылган зур эш һәм 2023 елга планнар турында сөйләде.
Әмма күпчелек кешеләр сүзнең нәрсә турында барганын газета һәм социаль челтәрләр аша гына беләчәк, чөнки зал буш диярлек иде, гражданнар җыенына затонлылар бик аз җыелды. Моны Наил Альберт улы да билгеләп үтте. Шулай да килгән кешеләр үз сорауларын бирә алды.
Мәсәлән, юллардагы видеокамераларның нәтиҗәлелеге турында сорау яңгырады.
"Камералар ярдәмендә Тәмтедә ир-атны таптаткан машина йөртүче шунда ук диярлек табылган. Ә Татарстанда камералар урнаштыру җинаятьләрне ачуда үзенең нәтиҗәлелеген күптән күрсәтте", - дип җавап бирде Наил Вазыйхов.
“Столяров исемендәге мәдәният йортына яңа экран кирәк", - дип сорады затонлылар.
"Хәзер моны грант акчасына эшләргә була, күп кенә программаларда актив катнашырга мөмкин, чөнки сумма шактый зур», - дип җавап бирде район башлыгы.
Иске хастаханәнең өч катлы бинасы турында аерым фикер алыштылар, анда тоткарлыксыз кереп була, бөтен кыйммәтле әйберләрне алып чыкканнар. Район башлыгы бу мәсьәләне хәл итәргә тырышуы турында әйтте, шулай да тагын бер тапкыр әлеге бинаны нишләтергә мөмкин булуы турындагы сорау белән тиешле инстанцияләргә мөрәҗәгать итәргә планлаштыра.
Су белән тәэмин итү системасын модернизацияләү мәсьәләсе дә яңгырады, аңа Наил Альберт улы аңлатма бирде, эчә торган суның сыйфатын яхшырту планнары һәм инде алып барыла торган эш турында сөйләде.
Халык алдында район прокуроры Ринат Ситдыйков чыгыш ясады, ул һәр кешенең үз соравы белән прокуратурага мөрәҗәгать итә алуын искәртте, гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү һәм прокуратураның күчмә кабул итүе турында сөйләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев