Ульян татарлары тормышыннан
Татарстан журналистлары төркеме күрше төбәктә яшәүче татарлар, аларның тормышы, казанышлары һәм алларына куйган бурычлары белән танышып кайтты.
Иҗади кешеләрне берләштергән үзәк
Безне «Ульян өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасының башкарма комитеты рәисе Рәмис Сафин каршы алды.
Сүз уңаеннан, ул безнең хезмәттәшебез, журналист, КДУның журналистика факультетын тәмамлаган, ике ел Казанда Бөтендөнья татар конгрессы рәисенең беренче урынбасары вазифасын башкарган.
Халык санын алу мәгълүматлары буенча, 111 мең кешене тәшкил иткән Ульян татарларының тормышы белән танышу татар мәдәнияте үзәгеннән башланды. Бүген биредә җиде түгәрәк, өч иҗтимагый оешма эшли, аларда 135 кеше – «Урама» татар фольклор ансамбле, «Хыял тамчылары» татар балалар вокаль ансамбле, халык ансамбле исеменә лаек булуын исбатлаган «Идел» бию ансамбле коллективы шөгыльләнә.
Үзәкнең эше турында директор Рамилә Сафина сөйләде. Ул 1995 елда хакимият карары буенча төзелгән. 2008 елда элеккеге «Октябрь» кинотеатры бинасы ремонтланган һәм ул Ульян өлкәсенең татар мәдәнияте үзәгенә тапшырылган. Бүгенге көндә үзәк төрле буын кешеләрен берләштерә, шул исәптән монда күп кенә яшьләр дә шөгыльләнә. 2005 елдан бирле эшләп килүче «Хыял тамчылары» балалар вокаль ансамбленә 3 яшьтән 15 яшькә кадәрге балалар йөри. Ул төрле бәйгеләрдә күп тапкырлар җиңү яулаган. «Урама» татар фольклор ансамбле 2019 елда оештырылган. Коллектив бик күп концертларда катнашырга, төбәкара һәм бөтенроссия конкурсларында җиңүләргә ирешергә өлгергән.
Үзәкнең икенче катында Ульян татарларының мәгариф һәм мәдәният музее урнашкан. Рәмис Сафин горурлык белән музейның уникаль экспонатлары турында сөйләде, аларны гади шәһәрлеләр дә, күренекле кешеләр дә тапшырган. Шул исәптән биредә узган гасырның 60-80 елларындагы «Күмәк көч» дип аталган татар газетасы төпләмәләре саклана, милли киемле курчакларның уникаль коллекциясе, сирәк китаплар, Ульянда чыгарылган беренче газетаның саннары тупланган.
Рәмис Сафин җәмгыятькә «Сембер» татар эшмәкәрләре клубының бик зур ярдәм күрсәтүен билгеләп үтте. Эшмәкәрләр үзәкнең бинасын ремонтлаганнар, борынгы шагыйрь Кол Галигә һәйкәл куйганнар, татар җәмгыятенең мәдәни һәм социаль проектларына ярдәм итәләр.
Бөтен шәһәргә бер
Чирек гасыр элек Ульянда этномәдәни компонентлы берничә мәктәп булган. Хәзер бер генә – 28 нче мәктәп кенә калган.
Ульян татарлары тормышы белән танышуны әлеге мәктәптә дәвам иттек. Безне мәктәп директоры Әсгать Фәизов каршы алды, ул шәһәрнең төньяк өлешендә татарларның күпләп яшәве турында әйтте. Татар телен һәм халык традицияләрен саклап калу өчен татар сыйныфларын саклау турында карар кабул ителгән.
Бүген мәктәп дәреслекләр белән тәэмин ителгән, кайбер сыйныф бүлмәләре татар көнкүреше һәм мәдәнияте элементлары белән бизәлгән. Мәктәптә теләге булганнар өчен физкультура буенча өченче сәгать кысаларында милли көрәш буенча дәресләр үткәрелә, «Татар кызы» бәйгеләре уздырыла.
Журналистлар 8 сыйныфта татар теле дәресендә булдылар, укытучы Венера Айзатова заманча ысуллар һәм җиһазлар ярдәмендә татар балаларына туган телне өйрәтә. Журналистлар мәктәп китапханәсенә балалар өчен журналлар һәм татарча китаплар тапшырдылар.
Биләр борынгы шәһәр турындагы хәтерне мәңгеләштергән
Россия мөселманнарының Үзәк Дини идарәсе «Биләр» мәдрәсәсе капкасы янында безне Россия Үзәк Диния нәзарәте Президиумы әгъзасы Илдар хаҗи Сафиуллин каршы алды. Ул билгеләп үткәнчә, мәдрәсәнең атамасы очраклы рәвештә түгел, ә бөек Биләр шәһәре истәлегенә аның исемен мәңгеләштерү өчен сайланган.
Бу белем бирү учреждениесе Ульянда 2007 елда Россия Үзәк Диния Нәзарәте карары буенча төзелгән. Бүген мәдрәсә каршында мәчет бар, тәүлек буе балалар белән педагоглар эшли, тәҗрибәле укытучылар белем бирә, биредә яшәү һәм уку өчен барлык шартлар да булдырылган. Мәдрәсәдә булачак имамнарны әзерлиләр.
- Хәзер без үзалдыбызга балалар бакчасы һәм кызлар өчен мәдрәсә төзү максатын куйдык, Аллаһ ярдәме белән җир сатып алып, бина төзи башладык, - диде Илдар хаҗи Сафиуллин. - Барлык башлангычларда да безгә «Сембер» татар эшмәкәрләре берләшмәсе ярдәм итә. Ярдәм сорап, аларга мөрәҗәгать итсәк, финанс мәсьәләләре бик тиз хәл ителә.
Мәдрәсә көндезге, читтән торып һәм кичке формаларда укуга исәпләнгән. Уку планы индивидуаль һәм үсеш бирә торган укытуны, ислам, шәригать, гарәп теле нигезләрен тирәнтен өйрәнүне, грамматиканы, Коръән укуны күздә тота. Аны тәмамлаучылар Россия Ислам университетында укуларын дәвам итә ала.
Мәдрәсәдә ислам дине әдәбияты һәм изге китапларның уникаль китапханәсе бар. Борынгы китапларның күп өлешен чит ил мөселман җәмәгатьчелеге бүләк иткән, шулай ук өлкә халкы тапшырган.
Ульян мөселманнары мәчетләрне торгыза
1853 елда Сембердә сәүдәгәр Курамша Акчурин акчасына Лосева урамында мөселманнарның беренче гыйбадәт йорты төзелә. Ә XX гасыр башында татар җәмгыяте Сембер шәһәре мөселманнары җәмгыяте булып юридик яктан рәсмиләштерелә.
1914 елда Ульянда мөселманнарның икенче территориаль җирлеге барлыкка килә. Шул ук вакытта икенче Җәмигъ мәчетен төзергә рөхсәт бирүне үтенеп тапшырылган гариза канәгатьләндерелә. Мәчет төзелеше 1922 елда тәмамлана. Ул Сембер шәһәре мөселманнары җәмгыяте акчасына төзелә. Ә 1930 елда мәчет, ул чордагы күп кенә дини объектлар кебек үк, ябылган. Яңа меңьеллыкта гына Җәмигъ мәчете бинасы яңадан булдырыла. 2014 елда аны торгызу эшләре башлана, 20 метр озынлыктагы манара урнаштырыла. Финанслау тулысынча хәйрия акчасы хисабына башкарыла.
Бүген мәчет эшен мөфтинең яшьләр сәясәте буенча урынбасары имам-хатыйб Рәсүл хәзрәт Фәтхуллов алып бара һәм мәхәлләгә җитәкчелек итә, ул журналистларга территорияне үстерү планнары турында сөйләде.
- Без күршедәге бинаны сатып алдык һәм анда ислам балалар бакчасы булдырырга телибез. Мөселман эшмәкәрләр җәмәгатьчелеге ярдәм мөрәҗәгатебезгә бик тиз җавап бирә. Ремонт өчен акча берничә сәгать эчендә җыела.
Ләкин мәктәпкәчә учреждениенең тулы күләмдә эшләве өчен җәмгыятькә балалар бакчасы өчен белем бирү программалары кирәк.
Янәшәдә торган тагын бер бина мәчеткә 10 елга түләүсез файдалануга тапшырылган.
- Биредә мәдрәсә төзергә ниятлибез. Ә Дзержинский урамында дүшәмбе көнне кое казый башлыйбыз, аннары теләгән һәркем чиста су алсын өчен фильтрлар куябыз.
Мәчет янында ТИҮ төзелгән, ул төрле дин кешеләрен берләштерә, чөнки территорияне төзекләндерү, тирә-як урамнарда яшәүчеләр өчен шартлар булдыру бурычын куя.
– Без кул кушырып утырмыйбыз: яшьләр белән бергә спорт, иҗат, төзекләндерү белән шөгыльләнәбез, чөнки имам – алдан баручы, димәк, ул тирә-юньдәгеләргә лаеклы үрнәк күрсәтергә тиеш, - диде Рәсүл Фәтхуллов.
Кызыклы факт: шушы көннәрдә генә мәчеткә уникаль Коръән китабы китерелгән. Аны мөселманнарга элеккеге Ливия лидеры Муаммар Каддафи Россиягә соңгы сәфәре вакытында бүләк иткән. Коръән күпмедер вакыт Мәскәүдә сакланган, ә күптән түгел Ульян өлкәсе мөфтиятенә бүләк ителгән. Изге китап ачык килеш 90х130 см параметрларына ия.
«Өмет» киләчәккә өмет белән карый
“Өмет” – өлкәдә татар телендә чыгарыла торган бердәнбер газета.
Татарстан журналистлары делегациясе газета редакциясендә булды һәм хезмәттәшләре белән аралашты.
-Газетаның тиражы 4600 данә, аның 85 проценты язылучыларга таратыла, калганы ваклап сатуга чыгарыла, моның өчен киоскларыбыз бар, - диде газетаның баш мөхәррире Исхак Хәлимов.
Редакциядә барлыгы 7 кеше эшли. Газета атнага бер тапкыр 12 битле һәм айга бер тапкыр 16 битле булып чыга. Хезмәттәшләренә «Шәһри Казан» газетасы редакциясе ярдәм итә, аның «Язмыш» кушымтасы монда да үз укучысын тапкан.
Газета Казанда шәхси типографиядә басыла, өлкә һәм үз акчалары хисабына тигез өлешләрдә финанслана. Редакция борынгы бинаның цоколь катында ике бүлмәне генә биләп тора. Газетаның үз сайты һәм социаль челтәрләрдә төркемнәре бар, шуңа күрә халыкны колачлау зур.
- Язмаларның бер өлеше рус телендә чыга, әмма язылучыларыбыз газетаның тулысынча татар телендә чыгуын сорый, - ди Исхак Хәлимов. -Эшмәкәрләр җәмәгатьчелегеннән даими иганәчеләр һәр ярты ел саен туганнарын һәм танышларын газетага яздыра.
Милләтара элемтәләрне ныгытып
Икенче көнне «Татмедиа» делегациясе Ульяновск дәүләт университетында булды. Журналистларны ректор Борис Костишко каршы алды, ул университетның белем бирү юнәлешләре турында сөйләде. Өлкәнең әйдәп баручы уку йортында 14 мең студент исәпләнә һәм бу сан даими арта.
Ульяновск белән танышуны өлкә губернаторы Алексей Русских белән очрашу төгәлләде. Татарстан делегациясенә «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев җитәкчелек итте. Губернатор кунакларны җылы каршы алды һәм милләтара элемтәләрнең ныгуына өмет белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев