Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ул кире безгә кайтты

Соңгы вакытта әлеге телефон хәбәреннән дә шатлыклы хәбәр булмагандыр, мөгаен. -Алло, бу мин. Наташа әле. Сез проблемамны хәл итүгә шалтыратыгыз дигән идегез. Украинага барып, паспортымны яңарттым һәм кире кайттым. Курыкмыйча кулында кечкенә баласы белән Украинаның сугыш гамәлләре алып барылган Краматорск шәһәренә кайтып, паспортына 25 яше тулгач төшкән фотографиясен ябыштырып, кире...

Соңгы вакытта әлеге телефон хәбәреннән дә шатлыклы хәбәр булмагандыр, мөгаен.

-Алло, бу мин. Наташа әле. Сез проблемамны хәл итүгә шалтыратыгыз дигән идегез. Украинага барып, паспортымны яңарттым һәм кире кайттым.

Курыкмыйча кулында кечкенә баласы белән Украинаның сугыш гамәлләре алып барылган Краматорск шәһәренә кайтып, паспортына 25 яше тулгач төшкән фотографиясен ябыштырып, кире безнең районга әйләнеп кайткан Наташа Иванова шалтыратуы иде бу. Мин аның өчен бик шат, чөнки ул проблемасын хәл иткән. Кире безнең районга әйләнеп кайтуына мин икеләтә шат, чөнки ул безгә ышанычын югалтмаган, биредә аңа ярдәм итәчәкләренә өметен җуймаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев