Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ул бүген дә уйлый, хыяллана

Узган шимбәдә МР башлыгы исеменнән аның ярдәмчесе Зөфәр Гарифуллин Атабай авылында яшәүче Татарстан АССРның атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы Нариман ага Усмановны 80 яшьлек юбилее белән котлады.

Авылы өчен һаман борчылып яшәгән Нариман абыйны Иске Казиле җирлеге башлыгы Илдус Сәгъдиев авылга су үткәрүдә, авыл арасындагы күпер төзетүдә һәм тагын бик күп эшләрдә булдыра алганча ярдәмгә омтылуын сөйләде. Әйе, Нариман абыйның әтисенең озак еллар авыл Советы рәисе булып эшләве эзсез калмагандыр, мөгаен. Тормыш иптәше Мөршидә апа белән бергә иңне-иңгә куеп яшәүләренә 50 ел тулганда (2008 ел) балалары 50 төп агач үсентеләре утыртып, аллея ясаган - бу үрнәк түгелмени?! 54 ел бергә яшәгән хатынына сокланып карый белгән кешене бәхетсез дип әйтеп буламыни? Балалары да үзләре кебек ярдәмчел, уңган, булганнар, бәйрәмгә кайткан оныклары сәнгатькә гашыйк булулары белән таң калдырдылар. "4 буын 24 кешедән торган бер кавем хәзер без" дип горурланып туя алмады сәхнә түрендә утырган Нариман ага белән Мөршидә апа, алай гына да түгел, ак көнләшү белән карап утыручыларга мөрәҗәгать итеп: «Сезгә дә бәхетле картлык насыйп булсын!" дип теләде. Шулай булсын, рәхмәт сиңа, авылның зирәк карты!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев