Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Уку йортларында җылы булыр

Җылыту сезонын башлау - көзге-кышкы чорга объектлар әзерлегенә йомгаклар ясау чоры.

Район мәгариф учреждениеләрендә җылыту сезонына әзерлек алдыннан шактый эшләр башкарылды. Бүгенге көндә идарә балансына 18 газ котельнясы куелган. Болар 14 мәктәп, шулай ук Тәмтедә Чистай һөнәр училищесы филиалының газ котельнясы, тагын ПУ-72 һәм Сөйки, Тәмте, Кече Карамал авылы мәдәният йортлары котельнялары. Чаллы, Көрәле башлангыч мәктәпләре электр белән, тагын җиде мәгариф оешмасы - дүрт мәктәп һәм өч балалар бакчасы үзәктән җылытыла, - ди мәгариф идарәсе җитәкчесе Илшат Гомәров.

- Блоклы котельнялар җылыту сезонына әзерме?

- Куйбышев Затон һәм Тәмтедә балалар бакчаларында блоклы-модульле ике котельня эшкә әзер. Хәзерге вакытта Куйбышев Затонда мәктәп һәм иске балалар бакчасында блоклы котельняны монтажлау һәм әзерләү алып барыла.

- Илшат Мәхмүтович, җылыту сезонына әзерлек барышында котельняларда ремонт эшләре үткәрелдеме?

- Республика программасы буенча Иске Барыш урта мәктәбендә һәм Красновидово төп мәктәбендә казаннар алыштырылды. 38 мең сумга Иске Казиле мәктәбенең түбәсе алыштырылды. Иске Казиле урта мәктәбе директоры урынбасары Рафаэль Йосыпов хәбәр иткәнчә, мәктәп котельнясы бер атна эшли инде һәм мәктәптә җылы. Ә Красновидово төп мәктәбендә, директор Роза Сайкина билгеләп үткәнчә, котельня җибәрелгәннән соң төтен юлында проблемалар килеп чыккан. 7 октябрь газ җиһазлары белгечләр дә җиһазларны көйләп, төзексезлекләрне бетерделәр.

- Эшләү өчен ничә газ котельнясы операторы укытылды?

- Июнь аенда мәгариф идарәсендә 36 оператор укытылды, сентябрьдә өстәмә рәвештә Куйбышев-Затон мәгариф учраждениеләре өчен тагын 8 оператор. Шулай ук электр хуҗалыгы һәм җылылык хуҗалагы өчен җаваплылар да белешмәләрен яңартты. Мәгариф идарәсе җитәкчесе билгеләп үткәнчә, котельняларга косметик ремонт үткәрелгән, биналар акланган, төтен юлларын чистартып буяганнар.

- Җылыту сезоны башланды, барлык мәгариф учреждениеләренә дә җылылык бирелдеме?

- 30 сентябрьдә Тәмте балалар бакчасына, 1-2 октябрьдә барлык мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына да җылылык бирелде.

- Уку елына нинди дә булса лимит каралганмы?

- "Буинскгаз", "Татмежрегионгаз" һәм башка подряд оешмалары алдында бурычыбыз юк. Уку елына лимит бирелә.

- Җылыту сезоны башлангач та нинди дә булса хәл ителмәгән сораулар калдымы?

- Кызганычка каршы, һәр учреждениедә дә резерв ягулык юк. Газ, ягулык, электр хуҗалыгы өчен җаваплы кешеләр дә җитешми. Шунысын да билгеләп үтик, бүгенге көнгә сигез мәгариф учреждениесендә иске казаннар тора. Мәгариф идарәсе республика программасы кысаларында иске казаннарны яңага алыштыру киләчәктә дә дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев