Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Украинадан китәргә өлгердек»

«Әлеге фаҗига башланганчы оныкларымны алып Украинадан китәргә өлгердем»,-ди бер яшьлек Русланны күкрәгенә кысып Наҗия Хәйретдинова. Алар Кама Тамагына май аенда кайталар. «Без яшәгән Донецк шәһәрендә атышлар башланды. Оныгым Лиананы мәктәптән алдым, укытучысы каршы килмәде, киресенчә, минем гамәлне хуплап: «китегез!» диде. Лиана һәм Русланның әниләре, кызым Налия безне Харьковка кадәр озатты,...

«Әлеге фаҗига башланганчы оныкларымны алып Украинадан китәргә өлгердем»,-ди бер яшьлек Русланны күкрәгенә кысып Наҗия Хәйретдинова.

Алар Кама Тамагына май аенда кайталар. «Без яшәгән Донецк шәһәрендә атышлар башланды. Оныгым Лиананы мәктәптән алдым, укытучысы каршы килмәде, киресенчә, минем гамәлне хуплап: «китегез!» диде. Лиана һәм Русланның әниләре, кызым Налия безне Харьковка кадәр озатты, Славянск аша тимер юл элемтәсе юк иде инде, Павлоград аша китәргә туры килде, без 20 майда киттек, ул вакытта качаклар әле аз иде. Без үзебездә барысы да яхшы булыр ди ахыргача өметләндек,-дип башлады сүзен дулкынланып Наҗия апа. -Без бик бәхетле. Барыр җиребез бар иде. Биредә район үзәгендә әниемнең йорты бар. Район җитәкчелеге хәлебезне аңлый. Йортыбызны ремонтлап, кыш чыгарга мөмкин булсын өчен газ үткәрергә вәгъдә иттеләр. Хәер, бар халык, күршеләребез хәлебезгә керә. Социаль яклау идарәсеннән килделәр. Лиана хәзер «Идел» лагерында ял итә. Барысына да зур рәхмәт. Балалар белән телефоннан сөйләшәбез. Алар да Донецктагы фатирларын калдырып киткәннәр. Күршеләрнең күбесе китте, ди кызым. Алар хәзер Запорожье өлкәсенең Азов диңгезе янындагы Бердянск шәһәрендә. Донецктан һәм Лугансктан киткән кешеләр шунда җыелган. Алар белән тиздән очрашуга өметләнәм. Мин үз гомеремдә күпне кичердем. 25 ел шәфкать туташы булып эшләдем. Штукатур булып та, суыткычлар җитештерүче «Норд» заводында да хезмәт куярга туры килде. Биредә дә эшкә урнашырга телим. Төннәрен уянып, бу өнемме, төшемме дип уйлыйм. Бер гаепсез халыкның, балаларның үлүе аяныч. Үзеңнекеләргә ничек атарга, үз шәһәреңне ничек тупка тотарга мөмкин. Бу сугыш гади халыкка кирәк түгел, ул байлар өчен файдалы. Гомер буе Украинада яшәдек, ирем шахтада эшләде, әмма анда кире кайтырга теләгем юк. Күңелдә бик авыр хис. Гомер буе җыйган мал-мөлкәтне, фатирыбызны калдырып киттек, әмма берсе дә жәл түгел. Фотоальбомнарыбыз гына калды, шунысы үкенечле. Балаларым һәм оныкларым яшәү мәгънәсе булып тора, мин моны хәзер тагын да тирәнтенрәк аңладым. Аларның барысы да яхшы булсын иде». Бу гаиләдән тыш, безнең районга тагын ике гаилә кайткан, алар Куйбышев Затонда һәм Бәрлегуҗада урнашкан. Кама Тамагы районында ТР УФМС Кама Тамагы бүлегенең территориаль пункты әйдәүче белгеч эксперты Илнар Мәннапов болай диде: «Украинадан кайтучыларга документларны рәсмиләштерүдә ярдәм итәбез. Вакытлыча яшәүгә рөхсәт алу, качак статусы һәм киләчәктә Россия Федерациясендә яшәүгә рөхсәт һәм гражданлык алу буенча кызыксындырган барлык сорауларга җавапны безнең белгечләрдән алырга мөмкин».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X