Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тырыш хезмәте өчен бүләкләнде

Татарстан Президенты Кама Тамагы күп функцияле үзәге җитәкчесе Гөлфирә Гайнуллинага “Данлы хезмәт өчен” медален тапшырды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, 2022 ел республикада цифрлаштыру елы дип игълан ителде. «Бүген Цифрлы технологияләр тормышның барлык өлкәләренә үтеп керә, алар гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрү коралы булып тора. Бу залда цифрлаштыруны турыдан-туры тормышка ашыручы гүзәл затлар утыра. Һөнәри осталыгыгыз белән сез республиканың социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертәсез һәм, эшегезнең авырлыгына карамастан, назлы һәм гүзәл затлар булып кала бирәсез", - диде Рөстәм Миңнеханов, хатын-кызларга мөрәҗәгать итеп.

«Мин сезгә сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим. Якыннарыгызның игътибарын һәм кайгыртуын тоеп яшәгез, тормышыгыз яңа кичерешләргә һәм күңелле вакыйгаларга бай булсын. Кояш кебек елмаюыгыз, зирәк һәм ягымлы булуыгыз өчен рәхмәт сезгә", - дип өстәде Татарстан Президенты.

Аннары Рөстәм Миңнеханов мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәсендә эшләүчеләргә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен һәм Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Безнең районның күп функцияле үзәге эше Татарстанда иң яхшыларның берсе дип табылды һәм биредә җитәкче Гөлфирә Гайнуллинаның казанышы зур. Ул күп функцияле үзәк оешкан көннән бирле монда эшли, аңа кадәр кадастр палатасын җитәкләде.

Гөлфирә Заһир кызы тантаналы чарадан алган хис-кичерешләре белән уртаклашты: «Дулкынландыргыч хисләр кичердем. Чарада эше IT-технологияләр белән бәйле 29 хатын-кыз катнашты. Республика Президенты һәр кешегә бүләк тапшырды. Эшебезнең шулай югары дәрәҗәдә бәяләнүе күңелле", - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев