Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тырыш хезмәт – муллык чишмәсе

Эшкә булган, тырыш кешеләр турында сүз чыккач, берничә фамилияне атыйлар, Красновидово авылыннан Александр Левин һәрвакыт алар арасында була.

Бу гаҗәп тә түгел, чөнки ул илебезнең кышлары кырыс булган урта полосасы өчен йөздән артык сортлы (берничә йөз куак) виноград бакчасы булдырган кеше.  Бер карасаң, виноград бөтенләй көньяк җимеше бит инде ул.

Александр Федорович сүзләре буенча, барысы да узган гасырның җитмешенче еллары ахырында үзенең утыз яшьлек юбилеена бүләк итеп бирелгән “Изабелла” сортлы виноградның чыбыкчасыннан башланып киткән. Үстерү технологиясе буенча бу сорт нәзберек түгел, үзенчәлекле искә һәм тәмгә ия, шактый уңдырышлы. Беренче тәҗрибә уңышлы була. Вакытлар узу белән, Урта Азиядән кече Ватаны Сөйкигә күченеп кайткан бер гаилә белән танышкач, аның бакчасында иртә өлгерә торган “Магарач”, “Восторг”, “Юлиан” сортлары барлыкка килә. Үсеп китсәләр дә, аларга нидер җитмәгән күк була. Биредә инде махсус белемнәр таләп ителә. Эштәге даими мәшгульлеген дә исәпкә алсаң (бу вакытта ул җирле мәктәп директоры булып эшли һәм яңа мәктәп бинасы төзелешен башлап җибәрә), бу белемнәрне алу авыр була.  Казанга командировкаларының берсендә республиканың халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә берничә энтузиаст виноградчы белән таныша, алардан консультация ала һәм алар Александр Федоровичны бу өлкәдә кирәкле булган әдәбият белән тәэмин итәләр. Газета-журналлардан кисеп алынган мәкаләләр, белгечләрдән язып алынган сүзләр барысы бергә бер папкада туплана. Хәзер генә ул барысын да интернеттан табарга була, ә ул вакытта хәтта кәрәзле элемтә дә булмаган чак.

Бу өлкә буенча мәгълүмат һәм тәҗрибә туплагач, виноградның яңа сортларын кертү мөмкинлеге туа. Аның бакчасында елына уртача өчәр сорт барлыкка килә, әлегә болар район виноградчыларының берсендә дә булмый әле.

Александр Федорович һәр сортның үзенчә уникаль булуын һәм аны бала тәрбияләгән кебек тәрбияләргә кирәге турында әйтте, аларның туклануда үз ихтыяҗлары, үз гадәтләре, үз авырулары бар. Хәзер Александр Федорович карамагында күп еллар элек үстерелә башлаган үсемлекләрдән тыш, «Байконур», «Атос», «Тюльпан» «Преображение», «Гусар» һәм башка төрләре бар. Тормыш иптәше Валентина Васильевна шулай ук педагог, бергә алар ярты гасыр гомер итәләр. “Виноград бакчасын миннән ныграк ярата бугай ул”, - дип шаярта.

Аңа виноград үстерү технологиясе, агротехника, аның төрләре һәм сортлары, үсемлекләрне яклау буенча консультацияләр һәм башка мәсьәләләр буенча киңәш сорап, авылдашлары да, район халкы да мөрәҗәгать итә. Хәтта республика туристлык кулланмасына кертелгән район виноград  бакчасы да Александр Левинның профессиональ консультацияләреннән башланган.

Кешеләрне ярату, риясызлык – Александр Федоровичның төп сыйфатлары булып тора. Җирле М.Горький колхозының партком секретаре булып эшләгән вакытта аның инициативасы белән хуҗалыкта өлкән яшьтәге кешеләр өчен «Мактаулы колхозчы» исеме кертелгән. Андый колхозчыларның йортлары стенасына бу турыда язылган элмә такта эленгән,  пенсияләренә өстәмә акча бирелгән. Авылдашлары аның яшь гаиләләргә һәм мохтаҗларга колхоз фатирларыннан торак бирү буенча тырышлыгын хәтерли. Лаеклы ялга чыкканнан соң, виноградлары, 25 бал корты оясыннан торган умартачылыгы булган бакчасында яраткан эше белән шөгыльләнү өчен вакыты күп булыр кебек тоелган. Авылның өлкәннәре, игелекле эшләрен истә тотып, Александр Федоровичны бертавыштан ветераннарның беренчел оешмасы рәисе итеп сайлаган. Хәзер өлкән буын турында кайгырту аның көндәлек планнарына керә. Александр Федорович яраткан бакчасын да игътибарыннан читтә калдырмый. Аңа уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев