Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Түләргә. Альтернатива юк

Узган чәршәмбедә тормыш дәрәҗәсен яхшырту һәм керемнәрне легальләштерү буенча район ведомствоара комиссия утырышы булды.

Муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев салым, түләүләр һәм җыемнар буенча бурычлары булган предприятие җитәкчеләрен һәм баш хисапчылары отчетларын тыңлаганда узган елның дүртенче кварталында комиссиянең соңгы утырышында барысы да беркетмә белән ныгытылган җыемнар хәрәкәтенә анализ ясады.

Утырышта «Кама Тамагы» АХП, «Тәмте» агрофирмасы, Кама Тамагы кулланучылар җәмгыяте, «Кооператор» ООО, «Волготанкер» вәкиллеге, Ленин исемендәге хуҗалык, «Агрохимсервис», коммуналь челтәр белгечләре тыңланылды.

Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Дмитрий Юманов һәм Кама Тамагы һәм Апас районнарында Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Илмир Гыйлметдинов бурычлар турында мәгълүмат бирде. Комиссия утырышында кайбер мәсьәләләр буенча район прокуроры Фәнис Шәйхаттаров үз тәкъдимнәрен әйтте.

Пенсия фондына, социаль иминләү фондына салым, иминләү взнослары буенча агымдагы түләүләр керемен тәэмин итү, бурычны түләүне катгый үтәү графигы төзү бурычы куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев