Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Туп тибәргә дә ярамыймыни?

Узган атнада спорт мәктәбе директоры социаль челтәрләрдә үзәк стадионда спорт белән шөгыльләнүнең түләүле булуы турында игълан итте, бу хәбәр халыкта зур шау-шу барлыкка китерде.

Редакция әлеге вәзгыятькә ачыклык кертергә тырышты.

Ике ел элек безнең газета Куйбышев Затонындагы спорт мәйданчыгы турында язды. Теманы әлеге поселокта яшәүче Полина Мякушкина тәкъдим итте. Затонлылар минифутбол мәйданчыгының үзләре өчен куркыныч тудыруыннан зарланган иде. Куллану дәверендә яшьләр һәм яшүсмерләр мәйданчыкның коймаларын җимергәннәр,  футбол кыры үзе дә яраксыз хәлгә килгән. Бушлай ремонт ясау буенча гарантия вакыты күптән узган, аны ремонтларга җирлекнең акчасы юк, өстәвенә, моның өчен шактый гына күләмдә акча кирәк. 

Әмма футбол яратучылар барыбер мәйданчыкка килә һәм футболны шундый итеп уйныйлар ки, узып баручылар өсләренә очып килгән туптан көчкә читкә тайпылып өлгерә. Якын-тирәдә яшәүчеләр дә туптан зыян күрә, алар тәрәзә пыялаларының ватылуыннан, коймаларының бөгелүеннән зарлана.

Ни өчен торак пунктларда спорт мәйданчыклары төзү идеясе җимерек мәйданчыкларда уйнавы уңайсыз булган спортчыларның һәм алардан зыян күргән халыкның канәгатьсезлегенә кайтып калды? Бәлки, биредә объектның саклануы өчен җаваплы кеше булмагангадыр? Уеннар спортчыларның үз иркендә, кайчан телиләр – шул вакытта килеп туп тибәләр, тупка каты тибүнең нәтиҗәләре турында әллә ни уйланып тормыйлар.

Тенештә футбол кыры якынча шул ук вакытта барлыкка килде. Башта малайлар яхшы өслекле һәм койма белән әйләндереп алынган мәйданчыкта икенче аяк киеменнән генә уйнаганнар, уйнап бетергәч, аны бикләгәннәр, футбол капкасына һәм коймаларга болай гына туп тибү мөмкинлеге булмаган. Мәйданчык күнекмәләр һәм ярышлар уздыру өчен генә ачылган, әмма тора-бара биредә таләпләр йомшарган. Тенештә, әлбәттә, вәзгыять Затондагы кебек алай ук кискен түгел, әмма биредә дә җирлек башлыгы спорт корылмасын ремонтлау өчен акча эзли.

Социаль челтәрдә  район спорт мәктәбе директорының стадионга керүнең түләүле булуы турындагы хәбәре халыкта ризасызлык уятты. “Малайларга хәзер туп тибәргә дә ярамыймыни?” дип зарландылар. 

Әйе, хәбәр төгәл түгел иде, моннан тыш, ул район җитәкчелеге белән килештерелмәгән, әмма үзен тулысынча акларлык. Стадионны реконструкцияләү өчен федераль һәм республика бюджетларыннан 55 миллион сум акча бүлеп бирелде. Реконструкция эшләренең беренче чираты барышында административ корпус, ясалма өслекле футбол кыры яңартылды һәм йөгерү юлларына заманча резина түшәлде. 2018 елда реконструкциянең икенче чираты тәмамланды, нәтиҗәдә стадионда волейбол һәм баскетбол, теннис өчен яңа мәйданчыклар, шулай ук хоккей тартмачыгы барлыкка килде. Стадионның тантаналы рәвештә ачылышы спортчылар һәм фикультурачылар өчен чын бәйрәм  булды, чарада РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов катнашты, ул безнең стадион Идел аръягы зонасында иң әйбәте булсын өчен зур көч куйды. 

Әйе, болар барысы да республика һәм федераль акчаларга төзелде, ә заманча спорт объектын без җирле бюджетның җыйнак акчаларына тәэмин итеп торырга тиеш. 

Нәкъ менә шуңа күрә балансында стадион исәпләнгән спорт мәктәбенә район җитәкчелеге түләүле хезмәтләр күрсәтү бурычын йөкләде. Спорт секцияләрендәге шөгыльләр өчен балалардан һәм яшүсмерләрдән акча алмаячаклар. Яшь спортчылар стадиондагы күнекмәләргә һәм ярышларга тренерлары белән бергә йөриячәк, спорт объектының төзеклеге өчен тренерлар җаваплы. Ә менә “туп тибәргә” генә теләүчеләр өчен стадионга керү түләүле булачак. Ни өчен? Алар да шундый ук малайлар, мәйданчыкта футбол уйнарга телиләр... Тик аларның ничек уйнавын беркем дә күзәтми, футбол кырында һәм хоккей мәйданчыгында нишләүләрен – көчләре белән горурланып, капкага, бортларга һәм коймаларга туп тибүләрен, нәтиҗәдә металл бөгелүен һәм агач ярылуын берәү дә күрми. Ышанмыйсызмы? Бер ел элек тренер Ришат Хананов футбол капкасындагы ятьмәне алыштырган. Ә аның бәясе – 22 мең сум. Бер елда ятьмә яраксыз хәлгә килгән. Ата-аналар арасыннан кемдер яңасын алдымы?

Алты ел буена мин эшкә Җиңү паркы аша йөрдем һәм һәр иртәдә әлеге парктагы җимерек эскәмияләрне күрә идем. Яшүсмерләр, көчләрен күрсәтергә теләп, бер тактасын булса да җимерергә тырышып, алар өстендә бар көчләренә сикерәләр. Шунысы гаҗәп, кичләрен үзләре үк шул эскәмияләрдә утыралар бит. Элегрәк күл буендагы эскәмияләр һәм чүп савытлары да шулай ук җимерелеп бетте. Сәбәбе – яшьлек,  көчне кая куярга белмәү һәм җәза булмау.      

Шуңа күрә спорт мәктәбе, стадион хуҗасы буларак, спорт объектына керүне җайга салырга, моннан тыш,  чираттагы ремонт өчен бераз булса да акча эшләргә булган.

Спорт белән бушлай шөгыльләнергә теләүчеләр секциягә языла ала, көчләрен кая куярга белмәүчеләр “Акчарлак” спорт-сәламәтләндерү комплексының тренажер залына рәхим итсеннәр. Олыларга стадионга бушлай керүне рөхсәт итү яшүсмерләргә карата гаделсезлек булыр иде. Түләүле хезмәтләр керткәч, аларны  һәркем өчен дә түләүле итәргә кирәк, өстәвенә, поселокның эшләүче катламы бу акчаны түли алырлык. 

Әгәр стадионның торышы яшь һәм буйсынмас көч һөҗүме нәтиҗәсендә аяныч хәлгә килсә, тышкы аяк киеменнән йөгерү нәтиҗәсендә резина юлларны пычрак капласа, туп тибүдән коймалар бөгелеп, хоккей тартмачыгы тишкәләнеп бетсә, түләүле хезмәтләр кертүгә ризасызлык белдерүчеләр җитәкчелекне яхшы спорт корылмасын саклый алмауда гаепләячәк. Шуңа күрә, әйдәгез, бүләк итеп диярлек бирелгән стадионны саклыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев