Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тугызынчы «Үсеш ноктасы»

Рудник урта мәктәбендә «Үсеш ноктасы» үзәге җиһазлары буенча ремонт эшләре төгәлләнеп килә.

Бу – районның урта белем бирү учреждениеләре арасында «Үсеш ноктасы» урнаштырылган соңгы мәктәп, ниһаять, анда да сизелерлек үсеш булачак.

Эшләрне бу өлкәдә сыналган «Ар-строй» төзелеш фирмасы алып бара. Мәктәптә физика, химия һәм биология кабинетлары барлыкка киләчәк.

– Узган ел мин бер үк вакытта Сөйки урта мәктәбендә дә эшләдем – биология һәм химия укыттым, анда былтыр «Үсеш ноктасы» булдырылды, - диде Рудник урта мәктәбе педагогы Анастасия Мингалиева. - Заманча цифрлы лабораторияләр белән укучыларга гына түгел, миңа да эшләве кызыклы булды. Хәзер безнең мәктәптә дә заманча лабораторияләр белән җиһазландырылган өч яңа кабинет барлыкка киләчәк. Алар уку материалын тирәнрәк өйрәнү һәм гамәли дәресләр үткәрү мөмкинлеге бирә. Мәсәлән, химия лабораторияләрендә реактивларның зур спектры, биология кабинетында кеше организмын, һаваны, суны өйрәнергә ярдәм итә торган датчиклар белән җиһазландырылган җайланмалар булачак. Моннан тыш, һәр кабинетта цифрлы программалары булган ноутбуклар барлыкка киләчәк. Болар барысы да укучыларның предметка кызыксынуын арттырырга, аларда гамәли күнекмәләр формалаштырырга һәм нәтиҗәдә укучыларның игътибарын табигый-фәнни цикл предметларына юнәлдерергә ярдәм итә.

Безнең мәктәпнең дә «йолдызлы сәгате» җитте, мин моңа бик шат. Хәзер безнең укучылар да әлеге цикл предметларын тирәнтен өйрәнә алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев