Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Түгәрәк өстәл

7 февральдә авылара үзәк китапханә хезмәткәрләре Кама Тамагы урта мәктәбе базасында 11 сыйныф укучылары белән «Яшьләр һәм сайлау» темасына түгәрәк өстәл үткәрде.

Бүген яшьләр җәмгыятьтә күпчелекне били һәм аларның үз максатлары, мәнфәгатьләре бар, аларны дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлегендә исәпкә алырга кирәк. Чараның максаты - яшьләрдә актив тормыш позициясе, илебезнең иҗтимагый-сәяси тормышында катнашуга әзерлек формалаштыру; сайлау хокукы өлкәсендә белемне киңәйтү; 2012 елның 4 мартында РФ Президенты постына сайлау әһәмиятен арттыру.

Очрашуга Кама Тамагы штп муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары, 1нче Южная Околица сайлау округы депутаты Нияз Камалиев чакырылган иде. Ул сайлау процедурасы һәм җаваплылык турында сөйләде. Һәр гражданинның сайлау хокукын файдалануының ни өчен мөһим булуы, кандидатларның кайсының программасында яшьләр проблемасы күтәрелү, алар программасында нәрсәләр ошамавы турындагы мәсьәләләр тикшерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев