Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Туган ягы кирәк кешегә

Яшәр өчен бетмәс көч алырга Олысына һәм дә кечегә, - Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле Туган ягы кирәк кешегә! Туган як! Туган авыл! Туган туфрак! Бу сүзләр зур мәгънәгә ия һәм күңелгә бер рәхәтлек бирә. Кайда гына, ничек кенә матур яшәсәк тә, безнең кендегебез туган туфракка береккән. Ата-баба нигезе безне үзенә тарта,...

Яшәр өчен бетмәс көч алырга

Олысына һәм дә кечегә, -

Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле

Туган ягы кирәк кешегә!

Туган як! Туган авыл! Туган туфрак!

Бу сүзләр зур мәгънәгә ия һәм күңелгә бер рәхәтлек бирә. Кайда гына, ничек кенә матур яшәсәк тә, безнең кендегебез туган туфракка береккән. Ата-баба нигезе безне үзенә тарта, балачак сукмаклары гел кайтырга дәшеп тора. Ел саен үткәрелә торган Авыл көне бәйрәмнәре туганнарны газиз нигезләренә кайтара, күптән күрешмәгән авылдашларны, дусларны бергә җыя, буыннар белән буыннарны очраштыра. Шул максаттан 13 нче июнь көнне Балтач авылында Авыл көне үткәрелде. Бу бәйрәм изге эш - зиратта өмә белән башланып китте. Ата-бабаларының каберләренә зиярәт кылу,тәртипкә китерү, алар рухына дога кылу, якташлары, туганнары белән очрашу өчен бик күпләр читтән кайтканнар. Йөзләгән кеше бу өмәдә катнашты. Төштән соң бар халык төрле төстәге тасмалар белән бизәлгән мәдәният йорты янындагы зур иркен мәйданга агылды. Мәйданга керүчеләрне яу кырында һәлак булган авылдашларга куелган һәм быел яңартылган һәйкәл каршы ала. Авылдашларның һәйкәлдәге яңа тулыландырылган исемлектән бабаларының исем- фамилияләрен табып, балаларына һәм оныкларына күрсәтеп сөйләүләре- буыннар арасындагы чылбыр нык икәнен күрсәтә. Балтач авыл җирлеге, һәр нәрсәне уйлап, бәйрәмне бик матур оештырган. Монда Җиңүнең 70 еллыгы, сугыш темасы, Сабантуй рухы һәм бүгенге көнебез дә чагылыш тапкан. Авыл көнен Балтач авыл җирлеге башлыгы Хәниф Гатауллин ачып җибәрде, бәйрәмгә килүчеләрне җылы итеп сәламләде, бәйрәм белән котлады. Нинди генә күркәм эш булса да, безнең халыкта ул догадан башлана.

Авылның имам-хатыйбы Нияз Вафин Коръән аятьләрен һәм вәгазь укыды, авылның тарихына тукталды, күренекле авылдашларыбызны искә төшерде. Район хакимияте башлыгы исеменнән котлау сүзләрен район хастаханәсенен баш табибы Ильяс Илдус улы Минвалиев җиткерде. Сәхнә түренә мөхтәрәм өлкәннәр чакырылды: авылнын иң өлкән әбисе Мөхәммәдиева Рауза, 80 яшь тулган Сәлимуллина Рәисә, Вагапова Сария, Гарифуллина Сария, авыл өчен зур хезмәт башкаручы Нияз Вафин, 55, 60 яшь тулучылар: Гыйбадуллин Равил, Җәләлов Илдар, Гайфуллин Вәзил, Җәләлова Ләлә, Гаязова Гөлфирә, 25 ел бергә гомер итүче парлар -Гатауллин Рамис һәм Гатауллина Дилбәр. Барысы да туган авылыбызда намуслы хезмәт юлы үтүчеләр. Бәйрәм бүләге итеп, Равия Рафаил кызы Сибгатова аларнын иңнәренэ ак яулыклар япты, бүләкләр тапшырды. Хәзерге көндэ Чаллы шәhәрендә яшәүче ветеран укытучы Саҗидә апа Корнееваны хөрмәтләп, аның укучылары рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, аңа һәм бик күп авылдашларга истәлекле бүләкләрен тапшырдылар. Нинди генә бәйрәм дәртле биюләр, йөрәккә үтеп керә торган шигырьләр, җыр-моңнарсыз үтә икән?! Авыл өстенә моңлы көй агылды. Гармунда уйнап, әйләнә-тирәне моңга күмгән авылдашыбыз Рамил Гайнуллин өлкәннәрне яшьлекләренә алып кайтты. Ә аның улы, Илнур Гайнуллин башкаруындагы җырны тыңлаганда һәркемнең күзендә яшь бөртекләре тәгәрәде. Туган нигезләреннән аерылып, читтә гомер кичерүчеләрнең күңеленә җыр сүзләре аеруча көчле тәэсир итте. Илнур үзе дә 22 нче июнь көне Армия сафларына китә. Аңа исәнлек-саулык, уңышлар телибез. Камалиева Флёра һәм Пижова Мәрьямның йөрәк җырлары күңел кылларын тибрәтте. Гайфуллин Вәзилнең шаян җырын алкышларга күмделәр. «Казан» милли-мәдәни үзәгендә эшләүче Лилия Җәләлованың җыры-бәйрәмнең матур бизәге булды. Нурания Мөнир кызы Хәйруллина бәйрәмне онытылмаслык һәм җанлы итеп алып барды. Бәйрәмдә әйтелгән Һәрбер сүз авылдашларны берләштерде, уйландырды, моңландырды, сөйләштерде, серләштерде, күңелләрне бизәде. Мәйдан гөрләде, мәйдан җырлады һәм биеде. 5-6 яшьлек малай һәм кызлардан башлап, җиденче-сигезенче дистәнең өске ягына чыккан әбиләргә кадәр хәле җиткәнчә аякларын тыпырдатып әйләнделәр. Олы Кариледән килгән Зөлфәт Гайнуллин көйләрне алмаштырып кына торды: заманча һәм борынгы җырлар, моңсу һәм дәртле көйләр... Кайткан кунаклар да калышмадылар. Харисов Рәшит абый һәм Сөембикә апаның Яр Чаллыда яшәүче оныклары Алмаз Ишмиевны кабат-кабат җырлаттылар. Кызыклы уеннар балаларны үзенә тартты.Кечерәкләр уенчыклар кисү, кашыкка йомырка куеп йөгерү,чүлмәк вату уеннарында теләп катнаштылар, ә өлкәннәр аркан тарту, волейбол уеннарында көч сынаштылар. Уеннарны Гүзәл Гайнуллина, Фәрит Гатауллин, Равия Сибгатова бик оста оештырдылар, берәү дә бүләксез китмәде. Мәйдан кырыена озын итеп корылган, сый-нигъмәтләр куелган өстәл өстендә бертуктаусыз самовар җырлады, табаларда чыжлаган коймаклар табынга куела торды, кунаклар алып килгән күчтәнәчләр дә урын алды. Мухаметшина Гөлфинә, Гайнуллина Гүзәл һәм башкалар теләгән һәркемне кайнар чәй, тәм-томнар белән сыйладылар. Зур казанда Иванова Надежда һәм Сәет пешергән тәмле пылауны да, Хайруллин Булат пешергән шашлыкны да яратып авыз иттеләр. Читтә гомер итүчеләр арасында да мәрхәмәтле затларыбыз бар. Балтач авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Кече Салтыкта яшәүче шәхси эшмәкәр Рәфидә апа Мәннәпова быел да бәйрәмгә бүләкләрне мулдан алып килгән. Авыл өчен кылган изге эшегез өчен Ходай Тәгалә үзегезне зурласын! Авыл халкы бәйрәмне көтеп алды һәм матди яктан ярдәм итте. Мәдәни чараларда актив катнашучы Гөлнара Гыйбадуллина бәйрәмне оештыру эшләрендә булышты. Авыл көнен оештыручылар -Балтач авыл җирлеге башлыгы Хәниф Гатауллин һәм Балтач авылы җирле иҗтимагый үзидарә оешмасы җитәкчесе Фәрит Мухаметшин онытылмаслык бәйрәм бүләк иттеләр. Бу изге эшегез өчен барыгызга да мең рәхмәт! Яшел туган бишегебез менә шулай балаларын бергә җыйды. Киләсе елга да исән-сау очрашырга язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев