Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Туган йорт җылысын юллап

Кече Карамалда яшәүче хатын-кызлар махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче ир-егетләргә игелек эшләргә җыелды.

Кече Карамалда яшәүче хатын-кызлар махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче ир-егетләргә игелек эшләргә җыелды.

Районыбызның мәдәният йортлары җәлеп итү үзәгенә әверелде, авыл халкы биредә җыелып, бәйрәмнәрне билгеләп үтә, спектакльләр куя һәм башка чаралар үткәрә. Шулай ук авыл халкы махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен мәдәният йортларында посылкалар җыя.

Без күптән түгел авылның актив кешеләре даими җыела торган Кече Карамал мәдәният йорты хезмәткәрләренең иҗади эшчәнлеге турында язган идек. Бу юлы алар бергәләп сугышчыларыбыз өчен татар халкының традицион милли ризыгы булган өй токмачын кисәргә җыелды. Лилия Гыйльмуллина, Фәния Таҗетдинова, Наилә Ибниева, Рауза Миңнуллина,

Әлфия Гыйбадуллина, Фәнзия Моталлапова, Зөһрә Рәхимова, Гүзәлия Кәримова, Гөлнур Гыйззәтова, Зифа Садриева вакыт табып, биредә өстәлләр урнаштырдылар һәм зур эш башладылар – моңа 80 йомырка киткән.

«Өйләреннән еракта булган ир-атларның үзләре турында кайгыртуларын тоюын телибез, - диде клуб мөдире Лилия Гыйльмуллина. - Без кискән өй токмачыннан  шулпа пешереп, туган йорт җылысын искә төшерсеннәр.

Лилия Шәһит кызы инде 22 ел Кече Карамал авылында мәдәният йорты мөдире булып эшли, бирегә өч авыл: Кече Карамал, Уразлы, Сатлыганда яшәүчеләр килә. Бәйрәмнәрне бергә билгеләп үтәләр, мәдәният йортына кайберләре тамашачы буларак кына түгел, төрле чараларда актив катнашучы буларак та килә.

«Клубта актив формалашты, фикердәшләр коллективы барлыкка килде, спектакльләр куябыз, үзебез җырлыйбыз, биибез, безнең җирлектә яшәүчеләр мәдәни тормышта актив катнаша, эшебез уңай бара, күңел биреп эшлибез, - дип уртаклашты клуб мөдире.

Бу юлы да изге айда алар берләшеп, чын күңелдән игелекле эш башкардылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев