Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Туган ягын яраткан кеше Ватанын да ярата

“Антоновка” социаль-мәдәни үсеш үзәге (“Круглый год” АНО) һәм “ЦКДОН” МБОУ тарафыннан оештырылган «Кече шәһәрләр һәм авылларның мәдәни мозаикасы» бәйгесендә җиңүчеләрнең берсе – “Кама Тамагы—Идел буе энҗесе” проекты.

-Безнең район гадәти булмаган табигате белән аерылып тора. Биредә уникаль объектлар урнашкан: “Лобач тавы” - ландшафт профильле төбәк билгеләнешендәге дәүләт табигать тыюлыгы, Юрий мәгарәсе - төбәк билгеләнешендәге табигать һәйкәле, гипс штольнялары һәм башкалар. Шулай ук районда Татарстанда бердәнбер булган виноград бакчасы да бар, анда виноград, кара бөрлегән, җир җиләгенең 80 нән артык төре үстерелә, - ди “Кама Тамагы – Идел буе энҗесе” проекты (яшь экскурсоводлар мәктәбе) җитәкчесе, Рудник урта мәктәбе укытучысы Анастасия Миннегалиева. – Кама Тамагы районының күп милләтле мәдәнияте дә үзенең уникальлеге белән аерылып тора. Мәсәлән, Мордва Каратае авылында яшәүче уникаль халык – мордва-каратайлар озак еллар дәвамында үзләренең үзенчәлекләрен: гореф-гадәтләрен, милли аш-суларын, музыкаль һәм эпик иҗатларын саклап килә.

“Кама Тамагы – Идел буе энҗесе” проекты балаларны өйрәтүне, район гына түгел, Татарстан халкы һәм кунаклары өчен мастер-класслар үткәрүне һәм экскурсияләр оештыруны күздә тоткан яшь экскурсоводлар мәктәбен тәкъдим итә.

-Кызганыч, районга килүче туристлар агымын анализлау күрсәткәнчә, җирле халык әлеге туристлык объектларында сирәк була һәм алар белән әллә ни кызыксынмый, - дип сүзен дәвам итте Анастасия Николаевна. – Ә бит туган якны өйрәнеп кенә, аның тарихы белән кызыксынып кына, кеше үзенең кече Ватанын ярата башлый һәм бу яратуны балачактан ук тәрбияләргә кирәк. Шуңа күрә безнең инициатив төркем “Кама Тамагы – Идел буе энҗесе” яшь экскурсоводлар мәктәбен оештырырга булды.

Проект кысаларында “Кама Тамагы – Идел буе энҗесе” яшь экскурсоводлар мәктәбен оештыру планлаштырыла. Мастер-класслар һәм өйрәтү экскурсияләре үткәрү өчен 15 кешедән торган төркем туплана, шулай ук гид-экскурсовод хезмәте нигезләренә өйрәтә торган дәресләр уздыру да планда каралган. Аннары районга туристларны һәм Татарстан халкын җәлеп итеп, мастер-класслар һәм экскурсияләр үткәреләчәк.

-Өйрәтү өчен без 15-18 яшьлек мәктәп укучыларын җәлеп итәбез, - диде проектта катнашучылар турында Анастасия Миннегалиева. – Алар өчен ике мастер-класс һәм ике экскурсия уздырылачак, аларда балалар безнең райондагы табигать объектларының уникальлеген күрәчәк һәм туган ягыбызның матурлыгын бәяли алачак. Экскурсия маршруты Кама Тамагы районы туган якны өйрәнү музенда танышу экскурсиясе белән башланып китәчәк. Аннары маршрут Совет көнкүреше музее һәм Сөйки авылы аша узачак, Мордва Каратае авылына сяконя (гөмбәле ачык пәрәмәчләр) мастер-классына тукталачаклар. Туристлык маршрутының актив өлеше Кама Тамагы виноград бакчасына, аннары Айгыр (Лобач) тавына, гипс штольнялары һәм Юрий мәгарәсенә экскурсия белән бәйле. Шулай итеп, яшьләрдә патриотлык хисе тәрбияләнәчәк. Алга таба исә экскурсияләр үткәрү нәтиҗәсендә без туристлык тармагын тагын да активрак итеп үстерәчәкбез һәм шул рәвешле туган ягыбызның гаҗәеп матур табигатен күрергә теләүчеләр саны артачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев