Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Туфан ага бакчасы

Күптән түгел Кама Тамагы урта мәктәбе укучылары драматург Туфан Миңнуллин музее территориясендә агачлар утыртты.

Район туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре оештырган чара урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә багышланган иде. Агачлар утыртыр алдыннан якташыбыз музеена экскурсия үткәрелде. Музей хезмәткәре Рәсимә Нәҗмиева җитәкчелегендә укучылар туган якка мәхәббәт һәм язучының иҗат атмосферасы белән тулы залларны карадылар. Чарада районның өлкән урманчысы Ирек Гатин да катнашты. Ул кырык елдан артык Кариле урманчылыгында эшли, нәкъ менә аның актив катнашында районыбызның таулы урыннарына агачлар утыртыла. Идел елгасының биек ярлары яшел агачлар белән каплана. Ирек Гаяз улы укучылар белән бергә алмагач, чия, слива агачлары утырттылар.
Геннадий Бабаев үзенең әдәби хезмәтендә районның экологик торышын яктыртып зур көч куйды. Ул "Тау ягы бәласы" китабын басарга әзерләгәндә зур эзләнү эшләре алып бара. Нәкъ менә ул урманчылар һәм аларның ярдәмчеләре игътибарын фидакарь хезмәткә тарта.
Бүген Ирек Гатин эшен яшьләрнең дәвам итүе шатлыклы күренеш. Укытучылар Чулпан Мөхәммәдиева, Елена Бабаева һәм укучылар тырышлыгы белән агачлар даими урын - музей бакчасына утыртылды. Берничә елдан соң шау чәчәккә күмелеп һәм җимешләр биреп якташларыбызны шатландырыр дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев