Идел таңнары
  • Рус Тат
  • Туфан абый 

    Авыл, авыл, туган якын авыл.  Кар көртенэ чумган өйләрең  Инеш буендагы бөдрә таллар  “Алмагачы”, “Шахта” көйләрең. Т. Миннуллин 

    Бу юллар Туфан абыйның сезнең гәҗиттә (ул вакытларда “Кызыл байрак” исемен йөртә иде), хәтерем ялгышмаса, 1958 елны бысылып чыккан “Авыл” дигән шигереннән. Авылны ярату хисләре, аны сагынуы оныта алмавы иҗатыңның чишмә башында язылган, күбесе сезнең гәҗиттә басыла торган шигырьләрендә төп урынны алып тора иде. Ирексездән илен ташлап доньяга таралган татар баласының монлы, мәңге онытылмас “Шахта”, “Сагыну”, “Порт – Артур”, көйләрен ул бик ярата иде Мәскәүдә укыган елларында, каникулга кайткач, кич белән безгә керә (алар минем абыем Хатыйб белән балачак дуслары),  миңа гармунымны тоттыра да – “Әйдә, бер җырлап урам әйләник”, - дип урамга алып чыга иде.  

    Бер урам, бер тыкырык туфрагын таптап, бер чишмә суын эчеп үскән кешеләр буларак та, соңыннан Казанда эш буенча да, якташ фикердәш буларак та аралашып яшәгәнгә күрә. Туфан абыйның туган көне якынлашу белән торле истәлекәр искә төшә.  Алар бик күп. Шуларның авыл һәм сезнең гәҗит белән бәйләнешле берсен генә сөйләп китим. 

    1964 ел. Туфан абый отпускта, гадәттәгечә авылда ял итә. Мин дә отпускка кайттым. Ул елны “Иж – Планета” дигән мотоцикл алган идем, шунын, белән кайттым. Туфан абый белән барасы жирләргә барып йөрибез. 

    Беркөнне “Әйдә киттек Камскига, редакциядән гонорар аласы бар” дигәч, киттек утырып. Редакциядән чыккач, ул вакытта инде яңа ачылган өстәге кафега кереп гонорарны “юдык”. Кайтырга чыктык. Кече Мәрәтхуҗага кергәндә, тауны төшкәч, сулы ермакны үткәндә баттык. Мотоцикл сүнде. Үрләтеп  булмый. Киттек өстерәп. Тегермән буенда (ул вакытта Кече Мәрәтхуҗаның дүрт канатлы җил тәгәрмәне тора иде әле) бераз ял итеп алдык та тагын киттек мотоциклны этеп – мин рульдән, Туфан абый арттан этә. 

    Кече Мәрәтхүҗаның Олы Карамал мәктәбендә бергә укыган классташым Габдулла Тимергалиев йортына кадәр өстерәдек. Аларда калдырып китмәкче - мотоциклны Габдулланың да мотоөиклы бар икән - “Иж – 49”. Ул техникада минем кебек надан түгел. Хәлне сөйләгәч:  “Сезнең свечага су эләккән” диде дә, тиз генә аны борып алып, корытып кире урынана куйды. Бер тибүдә мотоцикл кабынып китте. Билгеле инде, без бу “могҗизаны” да “юып”, юлны дәвам иттек. Кече Мәрәтхуҗа белән Олы Мәрәтхуҗа арасындагы урманны чыгып тау төшә башлагач, моторын сүндереп төшим дип ачкычын тартып алган идем (аның ачкычы фара өстендә), ачкыч кулымнан ычкынып юл янындагы үләннәр арасына төшеп китте. Нишлисең инде, туктадык, үлән арасыннан чүмәшеп ачкыч эзлибез, табып булмый.  

    Шунда тау башыннан арба таккан бер трактор төшеп килгәне күренде Тракторист туктады да, кабинасыннан төшмичә генә “ Анда җиләк юк, әнә тегендәрәк, чишмә янынарак барыгыз, анда җиләк күп”,- ди “Әй, без җиләк эзләмибез лә - мотоцикл ачкычын эзлибез”, - диде Туфан абый, уфтанып. Мин ни булганын аңлатып биргәч, тракторын сүндереп, бу егет тә төште безгә булышырга. Бераздан: “Юк болай таба алмыйбыз” – дип, трактор кабинасында актарынып, бер түгәрәк тимер алып килде. Ул  шактый гына  зур магнит икән. Аны таякка бәйләп бераз эзләгәч эләкте бит ачкыч магнитка. “Уф” - дип куйды Туфан абый, “Тагын өстерәп кайтабыз инде дип котым чыккан иде” дип, бераз тынычланды да: “Син инде бүтән чапма, трактор артыннан гына бар, бүген кайтып җитик”, - дип трактор кабинасына менеп утырды. Бергәләп, акрын гына авылга кайтып җиттек.  

    Хәзер дә авылга кайтканда Кече Мәрәтхуҗа аркылы кайтырга тырышам. Шул урыннарда туктап, истәлекләргә бирелеп, ял итеп алам.  

    Әй авыл, авыл. Татар кешесенең моңын, көчен, әхлагын саклап калган авыл. Шуңа күрә өзелеп ярата иде шул сине Туфан абый (урыны оҗмахта булсын). 

    Бу кечкенә генә язмамны, Туфан абыйга ияреп, шигырь юлларым белән тәмамлыйсым килә: 

    Беркайда юк авылмның, 

    Инешләре, таулары. 

    Кайтам инде, сагынуга 

    Түзәр хәлләр калмады. 

    Х. Газиев 

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: