Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Транспорт чаралары хуҗалары һәм җәяүлеләрнең гражданлык җаваплылыгы

Җәяүлеләр арасында иң киң таралган кагыйдә бозу- билгеләнмәгән урында юлны аркылы чыгу. Агымдагы елның 31 маенда көндез район үзәгендә зират янында "Лада" автомобиле йөртүче тизлекне арттырып Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 сыйныф укучысын бәрдерә. Ул бала өлкәннәрдән башка үзе генә велосипедта йөргән һәм машинаны күрмичә борылыш ясап...

Җәяүлеләр арасында иң киң таралган кагыйдә бозу- билгеләнмәгән урында юлны аркылы чыгу.

Агымдагы елның 31 маенда көндез район үзәгендә зират янында "Лада" автомобиле йөртүче тизлекне арттырып Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 сыйныф укучысын бәрдерә. Ул бала өлкәннәрдән башка үзе генә велосипедта йөргән һәм машинаны күрмичә борылыш ясап травма ала. Шул уңайдан Кама Тамагы районында ЮХК белгече Сания Гайнетдинова аңлатма бирә: "Юл хәрәкәтендә катнашучы җәяүлеләр мөмкин булган юл һәлакәтләрен булдырмау максатында районда дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре "Җәяүле" масштаблы чара үткәрә. Моннан тыш, мәктәп укучылары һәм балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар, шулай ук педагогия коллективы һәм ата-аналар белән юл-транспорт һәлакәтен булдырмау буенча кисәтү эшләре алып бара. Җәяүлеләргә һәрвакыт юлны билгеләнгән бер урында гына чыгарга кирәк икәнлеген искәртеп торабыз. Юлларны аркылы чыкканда көйләнмәгән урыннарда җәяүлеләр машина килмәгәнлеккә ышанганнан соң гына юлны аркылы чыгарга тиеш, чөнки һәрвакытта да руль артында утыручы гына түгел, юл хәрәкәте бозган җәяүлеләр гаебе белән дә юл-транспорт һәлакәте килеп чыга. Безнең районда мондый күңелсез очраклар кабатланмас дип ышанып калам",-дип сүзен тәмамлады Сания Биккенә кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев