Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Трактор һәм тагылмалар тикшерелә

Районда агросәнәгать комплексы һәм башка төр билгеләнештәге предприятиеләрдә үзйөрешле техника һәм тагылмаларга планда каралган еллык техник тикшерү үткәрелде. Аның нәтиҗәләре турында бүлек җитәкчесе, районда ТР баш дәүләт инженер-инспекторы Хәмит Гайнуллин сөйли. - Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, техника әзерлеге барлык җирдә дә тиешле дәрәҗәдә түгел. Кешеләр гомере, сәламәтлеген һәм милек куркынычсызлыгын...

Районда агросәнәгать комплексы һәм башка төр билгеләнештәге предприятиеләрдә үзйөрешле техника һәм тагылмаларга планда каралган еллык техник тикшерү үткәрелде. Аның нәтиҗәләре турында бүлек җитәкчесе, районда ТР баш дәүләт инженер-инспекторы Хәмит Гайнуллин сөйли.

- Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, техника әзерлеге барлык җирдә дә тиешле дәрәҗәдә түгел. Кешеләр гомере, сәламәтлеген һәм милек куркынычсызлыгын тәэмин итү, шулай ук шушы категория техника белән әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләре бик күп, аеруча агросәнәгать комплексында. Ә техник күзәтү нәтиҗәләре буенча кайбер урындагы затларга күрсәтмәләр язылды. Аның үтәлешен тикшереп торачакбыз. 8 июньнән безнең районда Дәүләт техник күзәтчелек органнары ЮХИДИ юл патруль хезмәте бүлекчәсе белән берлектә "Трактор- тагылма" операциясе үткәрә. Файдаланганда үзйөрешле техника һәм тагылмаларның техник торышы, файдалануга рөхсәт, теркәлү документлары, тиешле категория белән тракторчы-машинист таныклыгы каралачак. Дәүләт теркәү билгеләре булу һәм аларның дөреслеге дә тикшереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев