Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«ТР халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү» законына үзгәрешләр кертү турында» МР социаль яклау бүлеге җитәкчесе Г. Сафина аңлатма бирә

«Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү» законына үзгәрешләр кертү турында» РТ законы кабул ителде, ул мохтаҗлык критерийларын исәпкә алып хезмәт ветераннарына социаль ярдәм чаралары тәкъдим итүне күздә тота. Үзгәрешләргә МР социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлназ Сафина аңлатма бирә. Аерым алганда, үзгәрешләр 2016 елның 1 гыйнварыннан соң ташламага хокук алган,...

«Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү» законына үзгәрешләр кертү турында» РТ законы кабул ителде, ул мохтаҗлык критерийларын исәпкә алып хезмәт ветераннарына социаль ярдәм чаралары тәкъдим итүне күздә тота.


Үзгәрешләргә МР социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлназ Сафина аңлатма бирә.

Аерым алганда, үзгәрешләр 2016 елның 1 гыйнварыннан соң ташламага хокук алган, мөрәҗәгать итү көненә уртача айлык керемнәре күләме 20 мең сумнан артмаган хезмәт ветераннарына ташламалар бирүне күздә тота. Әлеге шартлар социаль ярдәм чараларыннан инде файдаланучы хезмәт ветераннарына кагылмый.

- Үзгәрешләрдә нинди ташламалар каралган?

Моннан тыш, 2016 елның 1 гыйнварыннан хезмәт ветераннарына һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләренә ия булган затларга билгеләнгән телефон элемтәсе челтәренең абонент линиясен даими кулланган өчен түләүгә субсидия биреләчәк. Элек субсидия телефон өчен түләүгә бирелә иде.

Бүгенге көндә 232 мең хезмәт ветеранының 168 меңенең телефоны бар. Хезмәт ветеранына телефон өчен абонент түләвенең 50 процент күләмендә ташламаны күздә тотучы "Ветераннар турында" Федераль закон 1995 елда - телефон өчен бердәм түләү системасы булган чакта кабул ителгән иде. Хәзерге вакытта телефон элемтәсе хезмәте күрсәтү кагыйдәләре буенча, тариф планнары формалаштырганда тарифларның түбәндәге төрләре кулланыла: вакытлы, абонент, кушма. Тариф планнарының бердәнбер уртак ягы - абонентның элемтә линиясеннән файдалануы өчен түләү, нәкъ менә аңа субсидия-ташлама каралган.

- Юл йөрү өчен ташламаларда нинди үзгәрешләр булачак?

Министрлар Кабинетының 2004 ел, 17 декабрь 542 нче номерлы карарына кертелгән үзгәрешләр пенсионерларга юл өчен айлык акча түләүләрен күздә тота, бу түләү 2016 елда пенсионерның уртача айлык кеременә бәйле:

- 427 сум - уртача айлык керем 20 меңнән азрак булган очракта; - 280 сум - уртача айлык керем 20 меңнән күбрәк булган очракта;

Бүгенге көндә юл йөрү өчен айлык акча түләүләре алучы пенсионерлар 512 мең кеше тәшкил итә, шуларның 138 меңе аена 20 мең сумнан күбрәк керемгә ия.

2016 елның 1 гыйнварыннан айлык социаль юл йөрү билет бәясе 427 сум, айлык балалар социаль юл йөрү билеты 258 сум торачак. Бу - социаль ярдәм күрсәтү чараларына хокуклары булмаган гражданнар өчен булган юл йөрү билетларына караганда шактый арзан бәя. Моның өстенә, керем күләменә бәйсез рәвештә барлык пенсионерларның да айлык социаль юл билеты алуга хокукы бар.

Закондагы үзгәрешләрнең республика халкының күпчелегенә кагылуын исәпкә алып, халыкның алда әйтелгән катламына шәхси мәгълүмат бирү турында карар кабул ителде. Счет-фактураларда бу турыда мәгълүмат урнаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев