Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тормыш иптәше, әти, яклаучы

Россиядә икенче ел рәттән Әтиләр көнен билгеләп үтәләр. 2021 елда Россия Президенты бу турыдагы указга кул куйды. Тик әтиләрнең барысы да өйдә котлаулар кабул итә алмый – Россиядә мобилизация уза.

Кама Тамагы районының кайбер әтиләре бу вакытта Казан янындагы хәрби полигонда булачак. Сугышчылар автоматтан ату күнекмәләрен камилләштерәчәк, көн яңгырлы һәм пычрак булуга карамастан, алар танкларны чынбарлыкка мөмкин кадәр якын шартларда юк итәргә өйрәнәләр.

Бу язмабызда без, күп кенә башка әтиләр кебек үк, гаиләсеннән ерак булган күп балалы әти турында сөйләргә телибез.

Алексей Лукоянов Чечняда хезмәт иткән һәм кулга коралны ничек тотасын белә.

Ул 2003 елда армиягә чакырыла, Самара шәһәренә өйрәнүләргә җибәрелә. Аннары контракт буенча 2 ел Ханкалада хезмәт итә. Ханкала (чечен теленнән Хан-ГӀала “каравыл манарасы» дип тәрҗемә ителә) – Россия Федерациясенең Чечен Республикасы Грозный шәһәренең Байсангур районы составына кергән шәһәр эчендәге бистә. 2000 елда Ханкалада Россия гаскәрләре базасы: Төньяк Кавказ хәрби округы группировкасының берләшкән штабы, госпиталь, хәрби прокуратура, хәрби тикшерү бүлеге, Федераль куркынычсызлык хезмәте органнары, хәрби суд ачыла. Язмабыз герое 2005 елда өенә кайта.

Алексей Юрий һәм Надежда Лукояновлар гаиләсендә туган. Әтисе авыл хуҗалыгында, әнисе Куйбышев Затоны пекарнясында хезмәт куйган. Алексей 15 яшеннән урып-җыю чорында әтисе белән комбайнда эшләгән. 9 сыйныфтан соң ташчы һөнәрен үзләштерергә ПУ-72 һөнәри училищесына укырга керә.

Армия хезмәтеннән соң ул подстанциядә электрик булып эшли, аннары суднолар ремонтлау заводына эретеп ябыштыручы булып урнаша. Ул эшкә оста, күп төрле эшне белә, төзелеш белән шөгыльләнә.

Күп балалы гаиләдә үскән Алексей – бүген үзе дә күп балалы әти, хатыны Гөлназ белән бергә кызлары Арина һәм Викторияне, улы Михаилны үстерә. Кызларга 14 һәм 9, ә улына нибары 2 яшь. Ул искиткеч гаилә башлыгы һәм әти, балаларына һәм гаиләсенә күп вакытын бүлеп бирә һәм моның җимешләрен дә татый – балалары белән горурлана ала. Олы кызы Арина Затон урта мәктәбе командасы составында “WorldSkills” ярышларында уңышлы чыгыш ясый, ярышларда катнаша, спорт белән актив шөгыльләнә һәм яхшы укый. Виктория дә апасы юлыннан киткән, шулай ук спорт туризмы секциясенә йөри, спорт белән шөгыльләнә. Төпчекләре Миша әле кечкенә, зур тату гаиләдә аны барысы да бик ярата.

Гөлназ Лукоянова ирен озату бик авыр булуы турында әйтте. Балалар да әтиләрен бик сагыналар. Яраткан әтиләрен бәйрәм белән котларга открыткалар әзерләгәннәр. Алексей белә: өйдә аны яраталар һәм кайтуын зарыгып көтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев