Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тормышның кадерен белеп яши

Сугыш чоры балалары... Безгә сабырлык, тырыш хезмәт үрнәге булып торалар һәм алар зур хөрмәткә лаек. Шуларның берсе- Кече Салтык авылында гомер итүче хезмәт ветераны Зөлхәбирә апа Әхмәдуллина. Ул 1935 елда җиде балалы зур гаиләдә икенче бала булып дөньяга аваз сала. "Әтиебез булса да, терлекләр, кош-корт асрасак та, тормышыбыз җиңелләрдән булмады,-...

Сугыш чоры балалары... Безгә сабырлык, тырыш хезмәт үрнәге булып торалар һәм алар зур хөрмәткә лаек.

Шуларның берсе- Кече Салтык авылында гомер итүче хезмәт ветераны Зөлхәбирә апа Әхмәдуллина. Ул 1935 елда җиде балалы зур гаиләдә икенче бала булып дөньяга аваз сала.

"Әтиебез булса да, терлекләр, кош-корт асрасак та, тормышыбыз җиңелләрдән булмады,- дип искә ала Зөлхәбирә апа. - Беренчедән, гаилә ишле, икенчедән, ул вакытта иткә, сөткә, йомыркага- һәркайсына налог салына иде".

Тагын да авыррагы алда көтә әле. Сугыш башлану белән әтиләре фронтка китә. Бөтен хезмәт хатын-кыз, балалар, яшүсмерләр җилкәсенә өелеп кала. "Кайчан туйганчы икмәк ашар көннәр килер икән", дип хыялланып яшәдек»,-ди Зөлхәбирә апа. Ул туган авылында дүрт еллык мәктәпне тәмамлый. Яшьтән колхоз эшендә катнаша - болында печән, салам җыя, чүмәлә куя. Үсә төшкәч, тавык фермасында эшли. Аннан савымчы булып хезмәт куя. "Эше авыр булса да, савымчы хезмәтен яратып башкардым,-ди әңгәмәдәшем ул елларны искә алып. - Терлекләр җәйләүдә чакта өч тапкыр кырга барып сава идек. Фермада бар эш кул хезмәте белән башкарылды. Группадагы 15 сыерны да кул белән саудык. Җилкәдә 15 литрлы ике, кулда бер чиләк белән барда ташый идек. Ферма мөдире Габдрахман абый: "Кызлар, авыр күтәрмәгез, бер чиләкләп кенә ташыгыз",-дип кисәтә иде. Яшь чак, көчле чак, тыңламый идек. Салам, печәнен дә төяп алып кереп, үзебез өләштек.

Аякта һәрвакыт резина итек булды. Бүген менә авыр хезмәтнең нәтиҗәсе- кул-аяклар сызлый.

Үз сыерларымны саугач иптәшләремә дә булыша идем. Хезмәттәшем Хәдичә: "Куллары да кечкенә генә үзенең, ничек армый икән",- дип әйтә икән. Хезмәттән туймадым, бик яратып эшләдем». Хезмәте социалистик хезмәт ударнигы күкрәк билгеләре, Мактау кәгазләре белән билгеләп үтелгән.

Зөлхәбирә апа 1957 елда авыл егете Тәлгать белән гаилә кора. Төп йортта кайнана-кайната, иренең эне-сеңелләре белән яши. 1959 елда яңа йорт салалар. Бүген әнә шул нигездә гомер итә. Тәлгать абый җиде ел элек вафат булган. "Туганнарым гел кайгыртып, кирәк чакта ярдәм итеп тора. Тормышымнан бик канәгать. Пенсиям җитәрлек",-ди сөенеп. Тәрәзә төбендәге гөлләр шау чәчәктә, өстәл өсте тулы дини китаплар. Әнә шулай сабый чагы кырыс елларга туры килгән Зөлхәбирә апа бүгенге мул, тыныч тормышының кадерен белеп, шөкер итеп яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев