Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тормышка гашыйк кешеләр

Бу фотосурәттә агымдагы елда "Пенсионерның йорт яны участогы" конкурсында "Тормыш тәҗрибәсе" номинациясендә җиңү яулаган район үзәгендә яшәүче Анастасия һәм Александр Захаровлар. Мөләем, аралашучан хуҗалар безне капка төбендә үк каршы алды. Капканы ачып керүгә кул астында булган материалдан эшләнгән искиткеч матур чәчәк вазалары, пар аккошлар, алар эчендә балкып утыручы аллы-гөлле чәчәкләр...

Бу фотосурәттә агымдагы елда "Пенсионерның йорт яны участогы" конкурсында "Тормыш тәҗрибәсе" номинациясендә җиңү яулаган район үзәгендә яшәүче Анастасия һәм Александр Захаровлар.

Мөләем, аралашучан хуҗалар безне капка төбендә үк каршы алды. Капканы ачып керүгә кул астында булган материалдан эшләнгән искиткеч матур чәчәк вазалары, пар аккошлар, алар эчендә балкып утыручы аллы-гөлле чәчәкләр күзгә ташланды. Һәркайда тәртип, чисталык һәм... матурлык. Бар җирдә чын хуҗалар кулы сизелеп тора. Биредә чәчәкләрнең төрлелеге белән яшелчә, җиләк-җимешләрнең дә ниндиләре генә үсми. Формалары һәм күләмнәре белән дә шаккатырды. Кавын-карбызны берничә ел рәттән утырталар икән. Эре җимешле крыжовник, ботакларда тәлгәш-тәлгәш асылынып торучы кара миләш куаклары, тигез рәт белән утыртылган кызыл борыч, кәбестә түтәлләре һәм башкалар. Шуларга карыйсың да, хезмәт сөючән бу кешеләрдә тормышка, матурлыкка карата никадәр мәхәббәт тупланганлыгы хакында уйлыйсың. Район халкы әле Александр Павловичны "Волжанка" район ветераннар хоры җитәкчесе, ә Анастасия Еврамовнаны солистка буларак та белә һәм хөрмәт итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев